Санкт-Петербургта шәһәр татарлары тарихына багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткән

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен үткән. Сораулар Санкт-Петербург һәм Россия татарлары тарихлары буенча әзерләнгән иде, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Оештыручыларның берсе Равил Закиров сүзләренчә, алар шәһәргә нигез салынган көннән алып татар җәмәгатьчелеге тарихына игътибарны юнәлтергә теләгән. Халыкны агарту эшчәнлегендә татар җәмәгатьчелегенең әйдәп баручы роле турында сөйләгәннәр, ватанны һәм татар милләтен таныткан күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән таныштырырганнар. Татар җәмәгатьчелеге үтенече белән Санкт-Петербургта ислам дөньясында беренче тапкыр Коръән басылганын, Россиядә беренче тапкыр махсус "Мир Ислама" журналы һәм татар телендәге беренче "Нур" газетасы нәшер ителгәнне бик азлар беләдер, ди Равил Закиров, үзе гомер иткән шәһәр белән горурланып.

"Петербургта танылган рәссам Фәйзрахман Әминов һәм легендар биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев укыган һәм эшләгән. Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелегенең тарихы бик бай. Без шәһәрдгә гомер итүче татарларны әлеге бай мирас белән таныштырырга теләдек. Шуңа да уенның беренче темасы "Санкт-Петербург һәм Россия татарлары тарихы" булды", - дип белдерде Равил Закиров.

Бу уенның әһәмияте нидә дигән сорауга ул: "Без очрашуда катнашучыларга татарларның шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын күрсәтергә теләдек. Милләттәшләребез Петропавел крепостен төзүдә катнашкан, Ватан өчен кан койган, мәгърифәтчелек, фән һәм сәнгать, меценатлык һәм хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Безнең тарих бик бай һәм горурланырлык әйберләребез шактый. Тарихыбызны онытмыйсы һәм аның яңа битләрен киләчәк буыннарга безнең өчен оят булмаслык итеп язасы иде", - дип җавап бирде.

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында катнашкан, "Каюм Насыйри институты" үзәге белем бирү һәм мәдәният үзәгендә татар теле курсларын алып баручы Альбина Ишмурзина: "Уен бик ошады. Сораулар авыр булса да, алар бергәләп фикер алышырга булыша, аудиторияне берләштерә. Шул ук вакытта әһәмиятле даталар, атамалар, вакыйгалар җиңелрәк истә кала. Петербург татарлары тарихында казынып, без бик күп нәрсәләр турында мәгълүмат алабыз. Тарихны белеп, яшьләрдә милли үзаң барлыкка килә, милләте өчен горурлык туа. Шәһәребез мәктәпләрендә "Петербург белеме" дигән фән укытыла. Ә менә "Петербург татарлары" дигән фән юк әле. Кем белә, бәлки без әлеге фәнне булдыруга беренче адымнар ясыйбыздыр", - диде.

Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин да уенның әһәмиятен билгеләп үтте. "Уенны безнең ярдәм белән яшьләр хәрәкәте вәкилләре оештырды. Беренче коймак төерле була диләр бит, алга таба шомарырбыз дип уйлыйм. Яшьләрдә шәһәрдә гомер кичергән татарлар тарихы белән кызысыну бар. Бәлки киләчәктә зур бер хәрәкәт үсеп чыгар. Хәзер шундый ук уенны "ЛУЧ-НУР" милли-мәдәни йортында үткәрергә ниятлибез", - диде ул.

Искәртеп узабыз: Санкт-Петербурга нигез салынган көннән аның тарихында татарлар эз калдырган. Петр I указы нигезендә, Россиянең үзәк өлкәләреннән шәһәр төзелешенә меңләгән эшче китерелгән. Шул вакытта Нева ярындагы төзелеш барган урынга Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пенза шәһәрләренән татарлар килеп төпләнә. Петербурга бүгенге көнгә кадәр "Татар тыкрыгы" урамы сакланып калган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7501
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2077
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3412
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4337
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6174
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»