Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны сәламләп, очрашу Яз һәм хезмәт, һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан үтүен билгеләп: «Биредәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үзебезнең халкыбыз, ил, Татарстан өчен тырышканыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерлеләребез. Чын күңелдән сезгә озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип мөрәҗәгать итте Р. Миңнеханов кунакларга.

«Бу залда утыручыларны Ватанга, гореф-гадәтләргә һәм рухи кыйммәтләргә тугрылык аерып тора. Сез бүгенге чор геройлары, республика һәм ил үсеше өчен зур өлеш кертүчеләр, намус, батырлык һәм патриотлык үрнәкләре. Татарстан халкы сезнең хезмәтне югары бәяли һәм зур рәхмәт белдерә», - диде республика лидеры. Ул чакырылган кунакларга уңышлар, озын гомер теләде, аннары дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре бүләкләнде. Шулай ук Татарстан предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләренә II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» медале тапшырылды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәәм контрабас кафедрасы профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Афзал Хәйретдинов; ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театы артисты, кичә 75 яшенә җиткән  Хәлим Җәләлов алды. Афзал Хәйретдинов бүләкләнүчеләр исеменнән Рөстәм Миңнехановка шундый югары бәя өчен рәхмәт белдерде.

«Очрашуның җиңүнең 70 еллыгы алдыннан булуы миңа бигрәк тә сөенечле», - диде ул. Сугыш ветераны билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән республикада музыка мәдәнияте актив үсеш кичерә. Башкалада Казан консерваториясе, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры уңышлы эшли, дөньякүләм танылган башкаручылар чыгыш ясый, Татарстан дәүләт симфоник оркестры уңыш казана."Республикабыз алга таба да бөтен өлкәләрдә чәчәк атсын», - диде А. Хәйретдинов.

Россия Президентының Мактау грамотасы белән «КАМАЗ-автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлык хезмәткәрләре: директоры Владимир Чагин, конструктор-технологик бүлек башлыгы Сергей Савостин, җитештерү цехының машина йөртүче-сынаучысы Эдуард Николаев бүләкләнде.

Владимир Чагин да Җиңү көне алдыннан шундый бүләкләр алуның сөенечле булуын әйтте. «Бүген без тыныч спорт трассаларында җиңәргә тырышабыз һәм бу мөмкинлекне безгә авыр 40нчы елларда ветераннарыбыз булдырды», - диде ул. В. Чагин билгеләп узганча, Татарстан спорт буенча Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән санала.

Шулай ук «Фидакарь хезмәт өчен», «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медальләре дә тапшырылды, республика кешеләре мактаулы исемнәр алды.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/28/108915/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»