​Рөстәм Миңнеханов «Ефәк юлы» раллиен ачу тантанасында катнашты

«Ефәк юлы» халыкара раллие кичә Мәскәүдә Кызыл мәйданнан старт алды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раллига старт бирү тантанасының кунакларыннан берсе булды. Тантанада шулай ук раллида катнашучыларга Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин сәламләве укылды.
 

 
Стартка кадәр Рөстәм Миңнеханов ябык парктагы автомобильләрне карап чыкты, истәлеккә фотога төшерде. Журналистлар сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген «КАМАЗ»лар – илебезнең  база  автомобильләре. «КАМАЗ Мастер» командасының спорттагы җиңүләре – безнең горурлыгыбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул «Ефәк юлы» маршруты турында билгеләп үткәнчә, бу – Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узучы бай һәм катлаулы трасса, мөгаен, дөньяда башка аңа тиңнәр юктыр. «Мин бу иң катлаулы һәм иң кызыклы ярыш булачагына ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
 
«Ефәк юлында» пилотлар Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасының, шулай ук Хоу Хоньи җитәкчелегендәгн Кытай-Россия экипажлары катнашачак. «Ефәк юлы» раллие «КАМАЗ» яңа капотлы йөк автомобиле өчен соңгы сынау булачак.
 

 
Раллиның беренче этабы – Мәскәү белән Казан арасы, аннары маршрут Уфа аша уза, ә 11 июльдә анда катнашучылар Казахстанның Костанай шәһәренә барып җитәчәкләр. Казахстан территориясендә алар Астана, Балхаш һәм Алма-Аты шәһәрләре аша барачак, шунда 15 июль көнне ялга туктаячаклар. 16 июльдә ралли Кытай территориясендәге Боро-Талада булачак, һәм бер атна эчендә көнчыгышка таба – Эчке Монголиядәге Гоби һәм Алашань чүлләре аша узачак. Раллиның иң озын этабын – сигезенчесен анда катнашучылар 17 июльдә Кыйтай төньягы буйлап Боро-Таладан алып Урымчыга кадәр 905 км узачак.
 
Ралли, Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узып, 24 июль көнне Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланачак. Катнашучылар 10 мең километран артык юл узачак – өч илнең 15 шәһәре аша. Җиңү өчен барлыгы 110 юлсыз җирдә йөри алучы автомобиле һәм 27 йөк автомобиле көрәшәчәк, шулардан - «КАМАЗ» күренекле йөк автомобильләре, шулай ук  бөтендөнья раллие легендалары – Стефан Петерансельнең, Себастьян Лебның, Сириль Депреның джиплары. Гомуми маршрут 10 774 км, шулардан 4100 км махсус участоклар.

http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4023
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3971
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3350
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6026
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4696
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек