Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Дрезденда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Дрезденда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара «Германия-Россия мәдәният институты» иҗтимагый оешмасының Камера залында узды.

Татарстан Президенты Германиягә өч көнлек (2016 елның 1–3 июне) эш сәфәре белән килүен искәртик.

Бина холлында китаплардан һәм милли киемле курчаклардан торган күргәзмә оештырылган. Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар өчен Габдулла Тукай иҗаты белән танышырлык киң мәдәни программа тәкъдим ителгән иде.

«Татарлар Дойчланд» мәдәниятара интеграцион үзәге вәкилләре Тукай шигырьләрен, шул исәптән «Шүрәле»не, «Туган тел»не һәм шагыйрьнең башка күренекле әсәрләрен укыдылар.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Германия-Россия мәдәният институты директоры Вольфганг Шелике мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә кече ватаннары белән багланышларны югалтмаска тырышулары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар