Логотип
Яңалыклар

Россиядә янә ЗИКА бизгәге очрагы теркәлгән!

Россиядә янә ЗИКА бизгәге очрагы теркәлгән! 

Россиядә ЗИКА бизгәген йоктыручы дүртенче очрак бу.

Әлеге вирус Доминикана республикасында ял итеп кайткан ир кешедә табыла. Ялдан кайтып, дүртенче көнне ир кеше үзен начар хис итә башлый. Медиклар эшнең ни икәндә тиз аңлап ала. 

Февральдән башлап, ЗИКА бизгәге ике Мәскәү һәм бер Ярославль кешесендә ачыклана.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова "Россиягә әлеге бизгәк куркынычы янамый" - дип белдерә. Ул Көньяк һәм Үзәк Америка һәм Тын океан регионнарына баручы гражданнарны саклану чаралары турында онытмаска өнди.

Искә төшерәбез, ЗИКА бизгәген черкиләр тарата.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар