Логотип
Яңалыклар

Россия көнендә Казансу яры көтә

Якшәмбе, 12 июньдә, сәгать иртәнге унда Казансу яры бәйрәм мәйданына әвереләчәк. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшиннарның да килүе көтелә.  Бу көнне Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда балалар һәм студентлар оештырган концерт гөрләячәк. Теләгән һәркемгә аквагрим ясату мөмкинлеге булачак. Шунда ук интерактив мәйданнар да эшләп торачак. Концерттан соң, тамашачыларны «Ватанымны яратам!» акциясе көтә. Һәркемгә берәр шар биреләчәк. Зәңгәр, ак, кызыл ул шарлар соңыннан күккә очырылачак. Ә көндезге уникенче яртыда «Большой куш» төркеме чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар