Республикада яшәүче 1 мең кешегә якынча 344 экземпляр басма туры килә
2016 елның гыйнвар аена булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 мең 193 ММЧ теркәлгән. Быел 1 нче яртыеллыкка язылуның гомуми тиражы 1,3 млн данәне тәшкил иткән. Бу — республикада яшәүче 1 мең кешегә якынча 344 экземпляр басма туры килә дигән сүз.
Әлеге мәгълүматларны бүген ТР парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Татмедиа” АҖ җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2015 елның 1 нче яртыеллыгы белән чагыштырганда, басмаларга язылу 4 процентка артуга да карамастан, “Ватаным Татарстан” (13,9 процентка), “Республика Татарстан” (9,9 процентка), “Татарстан яшьләре” (26,4 процентка), “Звезда Поволжья” (10,8 процентка) кебек басмаларның тиражлары кимегән. Ә “Акчарлак” (13 процентка), “Ирек мәйданы” (9,8 процентка) газетлары укучыларын, киресенчә, арттыруга ирешкән.
“Басма матбугатның хәленә, билгеле инде, кәгазьгә бәя арту да йогынты ясый. Узган ел гына да офсет кәгазьнең бәясе 10 процентка артты. Киосклар челтәре кыскару да матбугат өчен “авырткан җир”. Бүген Татарстанда, супермаркетлардагы сәүдә нокталарын исәпкә алмыйча, 154 киоск һәм 16 кибеттә газета-журналлар сатыла. 2014 елда мондый киосоклар саны 182, кибетләр 15 булган”, - диде Андрей Кузьмин.
Ул шулай ук почта хезмәтләренә түләүнең зур булуын, укучыларның күбрәк интернет ресурслардан файдалануын да ассызыклады.
“2016 елга безнең бурыч — басма матбугатның тиражын саклап калу, газета-журналларның, телеканалларның электрон вариантларын алга таба да үстерү, социаль челтәрләрдәге битләрен активлаштыру”, - диде.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова: “Журналистларның бурычы — сатыла торган яхшы продукт җитештерү. Әлеге продукт җәмәгатьчелектә ышаныч тудырырга, журналист сүзенә ышаныч тудырырга тиеш”, - диде. Аның фикеренчә, үсеп килүче яшь журналистларның профессиональлек дәрәҗәсе бик түбән.
Р.Ратникова шулай ук журналистларның социаль статусы, хезмәт хакы, гонорарлар системасы мәсьәләләренә дә кагылды. “Журналистларга түләнелә торган гонорарлар, чыннан да, бик түбән. Гонорар фондларының кечкенә булуы язучыларның ММЧда чыгыш ясамауларына да китерә. Хәзерге заманда аларның сүзе, фәлсәфи фикерләре бик мөһим булыр иде”, - диде Римма Ратникова һәм бу мәсьәлә буенча алга таба фикер алышырга кирәклеген ассызыклады.
сылтама: http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк