Логотип
Яңалыклар

"Тутанхамон һәм Гитлер турында беләбез, күрше бабайның тормышын белмибез"

Хәзер туристлар Татарстанга Казан Кирмәнен, Болгарны күрү өчен килсә, киләчәктә авылларга барып, милли гореф-гадәтләрне күреп, катык ашап, кыскасы, татар тормышына баштанаяк чумып ял итә башлар, мөгаен. Моның нигезе бүген үк бар инде.


 
II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында сүз тарих турында гына түгел, авыл туризмын үстерү турында да, милләтне саклау турында да барды. Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән 374 делегат катнашты. Иркутск, Красноярск, Омск кебек ерактан килүчеләр дә бар иде.
 
Бүгенгә татар авыллары тарихы турында меңләп китап язылган. Күбесен укытучылар язган. Хәтта үз акчасына чыгаручылар да бар. Шуңа күрә җыен делегатлары барысы бер тавыштан дәүләттән ярдәм сорады: төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен грант булдырылсын иде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова бу тәкъдимне президентка җиткерәчәген әйтте.
 
Китаплар чыгару белән генә эш бетми, алар киштәдә генә ятарлык булмасын, эшләсен дә — әнә шул фикерне куәтләде катнашучылар. Китап — шул ук җәлеп итү чарасы бит ул. Авыл туризмын үстерүдә, ә димәк, авылны саклауда да аның роле зур. 30 елдан артык гомерен төбәк тарихын өйрәнүгә багышлаган, Балтач турында ике томлык энциклопедия, бик күп авылларның тарихын язган Гарифҗан Мөхәммәтшин мәктәпләрдә төбәк тарихын өйрәнүне кертергә кирәк дигән фикер әйтте. "Мәктәпне бетергәндә безнең балалар Тутанхамон фиргавен, Пётр I, Гитлер турында әллә никадәр мәгълүмат белеп чыгып китә, ә күршедәге Әхмәтгали бабайның шул Гитлерны җиңүе турында белми дә", – дип, үз фикерен дәлилләп тә күрсәтте ул. Авыл яшәсә, милләт тә яшәр, дигән фикер ята иде аның тел төбендә.


 
Әлеге җыенда катнашучылар — туган төбәкләренең тарихын өйрәнеп, китап чыгаручылар яисә чыгарырга җыенып йөрүчеләр. Күбесе — урта һәм өлкән буын вәкиле. "Без үткәнебезне әби-бабайлардан сорашып кала алмадык, шуңа хәзер архивларда казынабыз, ә безнең балалар, оныклар тарихны бездән ишетеп калсын иде", — дигән фикер белдерде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар