Праймериз вакытында күтәрелгән проблемалар партия программасына кертеләчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин праймериз вакытында халык белән очрашуларда күтәрелгән проблемаларны партиянең киләчәктә хәл итәргә җыенуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга «Бердәм Россия» партиясенең матбугат үзәгендә узган очрашу вакытындаҗиткезде.
– Халык бу очрашуларда күп мәсьәләрне, күп проблемаларны күтәрде, – диде ул. – Әйтик, район проблемалары, шәһәр проблемалары белән бәйле чыгышлар күп булды. Аерым гаилә проблемаларын да күтәрделәр. Милли мәсьәләләр дә яңгырады. Без аларның барысын да ишеттек, язып алдык.
Халык белән очрашуга, аларның моң-зарларын, теләкләрен, тәкъдимнәрентыңларга килгәнбез икән, җаваплы партия буларак, аларның күбесен үзебезнең программага кертергә тырышабыз. Һәм без үзебезнең программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән бергәләп – ә ул безнең партиянең Мәскәүдәге югары Советның бюро әгъзасы – төзибез. Аның белән күп мәсьәлдәфикерләребез уртак. Бу программаны хөкүмәткә җибәреп, аны үтәргә тырышырбыз. Заманасы ничек булыр... Күреп торасыз, бездән тормый торган мәсьәләләр аз түгел. Борчый торган мәсьәләләрнең саны кимеми. Украина өчен борчыласыздыр – без дә борчылабыз. Сириядә хәлләр начар. Америка Кушма Штатлары санкцияләрен дәвам итә. Башка борчулар да бар. Нефтькәбәяләр кими... Боларның бөтенесенең безнең республикага, аның бюджетына да авырлыгы төшә.Халыкка нәрсәнедер киметергә туры килә. Без инде ничек тә халыккадигәнен киметмәскә тырышабыз. Мәскәү белән эшлибез. Инвестицияләр кертергә тырышабыз.Күреп торасыз: Президентыбыз бер илдән кайта, икенчесенә китә. Казанда күп чаралар үткәрәбез. Халыкара спорт чаралары һәм башкалар... Сайлауларда шуңа да тагын җиңәргә дип җиң сызганып эшлибез. Халык та моны аңлый. Ул үзенең ышанычын күрсәтер дип өметләнәм.
Исегезгә төшерәбез:
Бүген Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.