Пикетчыларны җил-яңгырлар куркытмый

Сайлау алды кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калды. Көзнең көйсезлекләренә карамастан, Татарстандагы район һәм шәһәрләрдә “Бердәм Россия” партиясенең пикетлары һәм акцияләре туктап тормый.


– Болыт килгәндә яңгырдан качып торабыз да, күк йөзе аязгач, янә урамга чыгабыз, кешеләрне 18 сентябрьдә сайлауларга чакырып, мәгълүмати брошюралар таратабыз, – дип сөйли Казанның Татарстан урамында пикет оештыруда катнашкан Булат Гомәров.

Булат – Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең 3 курс студенты, үзен ул “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” иҗтимагый яшьләр оешмасы әгъзасы буларак таныштыра. Яшьтәшләре белән алар көн саен Татарстан урамында көндезге сәгать 1дән 5кә кадәр “Бердәм Россия”нең агитация материалларын тарата. “Без урамнан үтеп йөрүче кешеләр белән аралашканда бүгенге көндә дәүләт хакимияте эшчәнлеген бәяләп, махсус анкета тутырырга да тәкъдим итәбез. Шулай ук кешеләр үзләрен борчыган сорауларны язмача калдыра ала, без аларны партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә тапшырабыз. Төрле фикерләр ишетергә туры килә: кемдер бөтен нәрсәдән гел зарлана, шул ук вакытта җәмгыятьтә, яшәү шартларындагы уңай якка үзгәрешләрне күреп сөенүчеләр дә юк түгел. Мин үзем әле яшь булсам да, хәтта 2000нче елларга, гомумән, үткәннәргә кайтырга теләмим, киләчәккә өмет белән карыйм, шуңа күрә сайлауларга барачакмын, башкаларны да киләчәккә битараф булмаска чакырам”, – ди Булат.



“Яшь гвардия” егетләре биргән сайлауларга чакыру кәгазьләрен җентекләп караучы өлкән яшьтәге Владимир Бирюков сайлауларга беркайчан да бармый калмавын әйтә. “Быелгы сайлаулар миңа башка еллардагыдан ачыграк оештырылган кебек тоела. Сайлауларга һәрвакыт йөрим, быел да кем өчен тавыш бирәчәгемне беләм, сайлауда катнаша торган партияләрнең, кандидатларның чыгышларын тыңладым, телевидение, газеталар аша сайлау алды программалары белән таныштым”, – ди 77 яшьлек Владимир Бирюков. Яңа хакимияттән ул пенсионерларны кайгыртуларын көтә. “Бүген илнең икътисадын торгызырга, тормыш шартларын яхшыртырга тырышалар, әлбәттә. Шулай да үзем 40 ел заводта эшләп лаеклы ялга чыккан кеше буларак, пенсионерларга игътибарны арттыруларын телим: пенсияләрне күтәрергә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең күләмен киметергә, медицина хезмәтенең сыйфатын үстерергә кирәк”, – ди пенсионер.



Сайлаулар уңаеннан “Бердәм Россия” вәкилләре инде ай ярым элек республикада халык  белән очрашулар, акцияләр, пикетлар оештыра башлаган иде. Казандагы интернет-басмаларның берсендә мөхәррир булып эшләүче 23 яшьлек Артем Бабкин урам пикетында таратылган материалларның эчтәлеге белән танышканнан соң, “Бердәм Россия” партиясенең халыктан тәкъдим һәм гозерләрне язмача җыюын уңай бәяләде. “Халыктан гозерләр җыю акциясе беренче карашка бик вак, ләкин кешеләрнең тормышында зур проблемалар тудырган мәсьәләләрне күрергә, аларның чишелешен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Мин үзем, шәхсән, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен җаваплы Идарә компанияләренең эшчәнлеген камилләштерү өчен берничә тәкъдим язып калдырдым, чөнки еш кына үземнең дә әбием мөрәҗәгатьләре буенча Идарә компанияләренә йөрергә туры килә”, – ди Артем Бабкин.   

 


Быелгы сайлаулар алды чорында уздырылган халык белән очрашуларда “Бердәм Россия” вәкилләре 3 меңнән артык тәкъдим һәм гозер җыйган.

чыганак - http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7622
    1
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5151
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2045
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3828
    0
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату