«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы чираттагы күчмә утырышын Оренбург өлкәсендә уздырды. Анда катнашкан делегатларга: "Оренбург сезне нәрсәсе белән гаҗәпләндерде?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре:
– Иң беренче чиратта Оренбург уртасында татар театры булуы шаккаттырды. Бу бит монда татарның җаны сакланып калган дигән сүз! Ә Татар Каргалысы авылында бу чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең ирләр булуы сокландырды. Элек тә бит татар байлары башлап йөргән. Каргалылар бүген дә шул традицияне дәвам итә икән.
Нурия Исмәгыйлева белән Фәридә Филинова, Пермь крае, Барда авылы:
– Татарларның күп булуы, аларның бердәм булып яшәве сокландырды. Безнең Бардада халыкның 98 проценты татарлар булгач, без аңа ничектер игътибар да итмибез, ә чит җирдә күзгә ташлана. Үзләренең татар икәнлекләрен белдереп, тырышып яши мондагы милләттәшләребез.
Гәүһәрия Вәлиуллина, Татарстан Республикасы, Лаеш районы:
– Биредә иң сокландырганы – Татар Каргалысы авылы халкының сөйләме, гореф-гадәтләре. Тукай әйтмешли, нәкъ бездәгечә сөйләм, бездәгечә ризыклар, бездәгечә моң. Безнең Татарстанда, әйтик, Мамадышта - үзенә бер сөйләм, Арчада - икенче бер диалект, Питрәч, Азнакай, Лаешныкы – үзенә бер үзенчәлекле. Ә монда бөтен кеше әдәби телдә сөйләшә! Мин үземне йөзләгән километр узып, чит төбәккә килдем дип түгел, күрше авылга гына килдем, дип хис итеп йөрдем.
Комментарий юк