Өлкәннәрне опекунлыкка бирү дәүләткә файдалырак

Татарстанда үз-үзен карый алмаган өлкән кешеләрне гаилә тәрбиясенә алганнарга 4 меңнән алып 8 меңгә кадәр акча түли башлаулары ихтимал. Әлеге социаль проектны төрле дәрәҗәдәге уңыш белән берничә төбәктә гамәлгә кертү омтылышлары булган инде. Республикабыз хөкүмәте дә 2017 елдан инвалидларны опекага алучыларга бюджеттан компенсацияләр түләргә җыена.
Татарстанда яшәүчеләрнең 8 проценты рәсми рәвештә инвалид дип табылган. Үз-үзен карау аларга шактый авыр бирелә. Ярый да, яннарында ярдәм итеп җибәрерлек балалары, туганнары булса. Кайчак бит бу кешеләр бөтенләй ялгызы гына, ничек кирәк шулай гомер итәргә дучар ителә. Дәүләт мондый кешеләргә социаль хезмәткәрләр беркетә, билгеле. Шулай да атнасына берничә тапкыр гына килеп йөргән кеше әллә ни зур ярдәм күрсәтә алмый.Яңа социаль проектта сүз үз-үзләрен бөтенләй яисә өлешчә карау мөмкинлеген югалткан 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкән ир-атлар турында бара. Хакимият вәкилләре аларны гаиләгә алырга риза кешеләрне табып, башкарган игелекле гамәлләре өчен бюджеттан акчалата ярдәм дә күрсәтергә тәкъдим итә. Инвалидлыгы булмаган гражданны яки 3 төркем инвалидлык билгеләнгән кешене караган өчен – 4 мең сум, 2 төркем инвалидны карамакка алучыга – 6 мең сум, 1 төркем инвалидны караган өчен 8 мең сум түләргә җыеналар. Түрәләр шул рәвешле социаль учреждениеләр башкарган вазыйфаны шәхси секторга күчермәкче.
Опекуннар өлкән кешеләрне махсус учреждениеләрдән алырга мөмкин, шулай ук стационар хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ ялгыз кешеләрне патранажга алырга хокуклы. Карт кешене гаиләгә алу буенча килешү барлык яклар ризалыгы белән генә төзелә. Опекун гаиләсенең башка әгъзалары да өлкән яшьтәге затны үзләре янына кабул итәргә әзер булырга тиеш, барча кешенең кереме, милеге турында, шулай ук җинаять җәзасына тартылмау турында белешмәләр җыела.
Опекунның үз гаиләсенә алган кеше милегенә бернинди хокукы юк, шулай ук өлкән кеше дә гаиләгә алучыларның милеген үзенеке итә алмый, диелгән проектта. Әмма дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмчеләр өлкән гражданның кеременә исәп тота ала, әмма картның үзенә 25 проценттан да кимрәк калмаска тиеш.
- Өлкән яшьтәгеләрне опекунлыкка алуның моңа охшаш практикасы чит илдә бар. Һәм бу идеяне, нигездә, уңай кабул итеп була. Әмма хезмәткә яраклы булмаган чит кешене үз гаиләсенә алырга теләүчеләр генә күп булмастыр шул, – ди “Вместе” хәйрия фонды президенты Роберт Ангелов.
Әмма Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина фикеренчә, җәмгыять күп нәрсәгә әзерлексез. Әмма тенденцияләрдән алдан баручы карарлар булырга тиеш. Үз ихтыяҗларын гына кайгыртучы намуссыз кешеләр булачак дип фикер йөртсәң, бөтенләй законнар кабул итмәскә кирәк, ди ул.
- Дәүләт балаларны, инвалидларны һәм өлкән кешеләрне үз карамагына алырга рөхсәт итәргә тиеш: кешеләрнең шундый хокукы булырга тиеш. Өстәвенә, бу форма социаль учреждениеләрдә картларга хезмәт күрсәтүгә караганда арзанракка төшәчәк. Ахыр чиктә бу проект файда гына китерәчәк, – дип фикер йөртә Татьяна Забегина.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2016 ел башына 316 меңгә якын инвалид исәпләнә – бу республика халкының 8,3 проценты. 62 700 кеше — хезмәткә яраклылык яшендәге кешеләр.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.