Бүген, Риода Олимпия уеннарының өченче көнендә 14 комплект медаль уйнатылачак.
Бүген Олимпия йөзү турнирында 200 метрга ирекле стиль белән йөзү буенча ярымфиналлар узачак, анда бердәнбер россияле - Татарстан вәкиле Александр Красных чыгыш ясаячак.
Уеннарда волейбол буенча Россия хатын-кызлар командасы төркемле раунда икенче матчларын уйнаячак, команда составында Казан "Динамо"сыннан Ежова һәм Заряжко катнаша. Волейболчылар Көнья Корея командасына каршы уйнаячак, матч Мәскәү вакыты белән 2.30 сәгатьтә башлана.
Бүген ишкәкчеләрнең беренче заездлары, анда Казан ишкәкчесе Артем Косов та катнаша. Олимпия уеннары дебютанты "Татар-информ" агентлыгына белдергәнчә, кичә көчле җил булу сәбәпле, ярышлар кичектерелгән.
Моннан тыш, бүген Татарстаннан Александр Шибаев өстәл теннисы буенча ялгыз турнирда өченче матчын үткәрергә тиеш. Көндәше - Германиядән Тимо Болл.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/
Комментарий юк