Логотип
Яңалыклар

Наилә Гәрәеваның иҗат кичәсенә рәхим итегез!

Иртәгә, 10 март 15.00 сәгатьтә, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Казан ш., Щапов ур., 37) күренекле актриса Наилә Гәрәеваның иҗат кичәсе була. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иҗат итүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Н.Гәрәева үзенең якыннары, дуслары, хезмәттәшләре – ТР театр сәнгате әһелләре даирәсендә хәтирәләрен барлый һәм якындагы иҗат планнарын уртаклаша. Очрашу кысаларында биредә фойеда фотографияләр һәм афишалар күргәзмәсе була.

ТР Хөкүмәте порталында исә Н.Х.Гәрәеваның «Язмышыма рәхмәт» китабы презентацияләнәчәге турында әйтелгән.

Иҗат кичәсе ТР Театр әһелләре һәм ТР Мәдәният министрлыгы башлангычы белән уздырыла. 

Наилә Гәрәева белән язманы биредә укый аласыз.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар