“Мөслимә” оешуның 20 еллыгына багышланган бу җыелышта мәчетләр мөгаллимәләре, абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәр хатын-кызлар һәм “Мөслимә” активистлары катнашыр дип көтелә. Чара “Ярдәм” фонды булышлыгында үткәрелә.
Белешмә өчен. “Мөслимә” оешмасы 1995 елда “Хатын-кызлар рухи яңарыш яклы” Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге буларак барлыкка килә. Соңрак аның атамасы “Мөслимә” Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына үзгәртелә.
Оешмага нигез салынган көннән алып аны журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина җитәкли. Оешма “Мөслимә” газетасын чыгара, балалар арасында ислам нигезләрен белүгә ел саен “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсы оештыра, анда Татарстанның барлык районнарыннан 500ләп бала катнаша.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/26/114928/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк