Логотип
Яңалыклар

Мәскәүнең «Татар штабы» – Россия башкаласындагы татар үзәге ул

Мәскәүнең «Татар Штабы» турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр инде. Россия башкаласында татар утравы булып, татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу өчен армый-талмый эшләүчеләр оешмасы ул. Аның чишмә башы 90 нчы елларга барып тоташа. Легендар Фикърәт Табиев тырышлыгы белән эшлекле татарлар җыела башлый, татар милли мәдәни үзәге барлыкка килә. «Татар штабы»ның бүгенге җитәкчесе – Рөстәм Фәиз улы Ямалиев. 

Шушы көннәрдә Мәскәүнең «Татар Штабы» Казанда үзенең 20 еллыгын тантаналы шартларда билгеләп үтте. Нариманов урамындагы «Милләт йорты»на галимнәр, сәясәтчеләр, журналистлар чакырылган иде.  «Татар Штабы» лидеры Рөстәм Ямалиев кунакларны үзләренең эш юнәлешләре белән таныштырды. Татар дөньясы кайнап тора икән анда! Горурланырлык эшләре дә,  яңа проектлары да байтак. Һәм алар барысы да бер максатка – татар милләтен яшәтү, саклап калу, үстерү максатына юнәлтелгән. Яшьләр аеруча яратып йөри штабка. Күбесе «Татар Штабы» турында социаль челтәрләрдән белә. 

«Безнең идеология телне, мәдәниятне, традицияләрне саклауга кайтып кала. Татар халкының бердәмлегенә дә ирешергә кирәк. Казан татарлары да, мишәрләр дә, керәшеннәр дә, Себер татарлары да бер милләтне – татар халкын тәшкил итә», – диде Рөстәм Фәиз улы. Ул 2020 елда узачак «Бөтенроссия халык санын алу» һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан штабта зур чаралар үткәреләсен җиткерде. «Мәскәүдә 1 миллионнан артык татар яши. Ләкин аларның кайсы катнаш никахта, кайсы татарча белми, кайсы үзен башка халык вәкиле итеп күрсәтә. Без бердәм булырга тиеш, төркемнәргә бүлгәләнергә ярамый», – диде Рөстәм Ямалиев. 

Очрашуны журналист, «Татар Штабы» җитәкчесенең ярдәмчесе Александр Долгов алып барды. Ул әлеге сөйләшүгә кызыклы шәхесләрне җәлеп иткән иде. Тарихчы Индус Таһиров, академик Мирфатыйх Зәкиев, тел галиме Хатип Миңнегулов, «СолНЦе»мәктәбе директоры Павел Шмаков, Камал театры артисткасы Хәлимә Искәндәрова, «Звезда Поволжья» газетасы редакторы Рәшит Әхмәтов, эшмәкәр Сергей Пасечник, журналист Рәшит Минһаҗ, «Милләт йорты» хуҗасы Рәүф Хәсәнов... Шунысы кызык, аларның күбесе Мәскәүдәге «Татар штабы»нда кунак булган, һәм һәркайсы сокланып сөйли. 

Хатыйп Миңнегулов Мәскәүдәге М. Җәлил исемендәге мәктәптә Гаяз Исхакыйга багышланган чарада катнашкан, кичен «Татар штабы»на барган. «Башкарган эшләрен күреп, таң калып кайттым. Заманында Мәскәү Россиянең башкаласы гына түгел, татарларның да мәдәни үзәге иде. Татар мәктәпләре, театрлары эшләде, татарча газета-журналлар басылды... Менә шул эшләрне дәвам итәргә тырышалар анда», – диде ул. 

Тарихчы Индус Таһиров Фикърәт Табиевны ТАССРны икътисадый алга киткән автономияле республика итүгә зур көч куйган легендар шәхес дип атады. Мирфатыйх Зәкиев исә Табиев белән Казан университетында бергә укыган, алар бер тулай торакта яшәп алганнар. Зәкиев – татар теле һәм әдәбияты, Табиев тарих бүлегендә белем алган. Мирфатыйх Зәкиев пединститут ректоры булып эшләгән елларда Фикърәт Табиев КПССның Таатарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган. Ул кызыклы истәлекләр сөйләде. 

«Милләт йорты» хуҗасы Рәүф Хәсәнов исә телне саклау серләрен чиште: «Проблема үзебездә. Өйдә балалар, оныклар белән татарча сөйләшсәк, саклап калабыз. Гаилә дәүләт кебек ул. Минем дәүләтемдә хатыным, дүрт улым, аларның гаиләләре яши. Татар теле – дәүләт теле бездә. Кайчандыр бабаларыбыз чукындырудан качып, Башкортстанга барып урнашкан. Без шунда тудык. Хәзер менә Казанга кайттык. Мин бу атаклы бинаны улларым белән төзекләндердем. Узган гасыр башында бу йортта Баруди нигез салган «Милләт» типографиясе урнашкан булган. Коръән китабы миллион ярым тираж белән басылып таралган. Бина шактый гомер ташландык хәлдә торган. Менә шуңа җан өрергә алындык», – дип сөйләде ул. 

Соңыннан сөйләшү милли ризыклы мул табын янында, татар җырларын тыңлап дәвам итте. Җылы, рәхәт, ихлас очрашу булды ул – нәкъ Мәскәүнең «Татар Штабы»ндагыча!         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар