Логотип
Яңалыклар

Мәскәү-Казан арасы

Бүген көндезге сәгать 11 дә Мәскәүнең «Россия бүген» - «Россия сегодня» һәм Казанның «Татар-информ» мәгълүмат агетлыклары белән видеокүпер узачак. Ул Халыклар берлеге көненә багышланган. Журналистларның сорауларына Мәскәүдә Молдова җәмгыятьләре конгрессы башлыгы Александр Калинин, Мәскәүдәге кырым татарлары җәмгыяте вәкиле Тимер Булгаков, рус халык костюмнарын җыю белән шөгыльләнүче Сергей Глебушкиннар җавап бирәчәк. Казанда исә бу вазыйфа Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәриповка, «Казанда рус милли-мәдәни берләшмәсе» дип аталучы җирле иҗтимагый оешма рәисе, шәһәребезнең Совет районында урнашкан 93 нче гимназия директоры Ирина Александровскаяга һәм Казандагы үзбәкләр җәмгыяте вәкиленә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар