Логотип
Яңалыклар

​«Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укулары» фәнни-гамәли конференциясе була

15 август көнне 8.00-14.00 сәгатьләрдә Чистайның «Әнәс» мәчетендә шәһәрдә инде дүртенче мәртәбә «Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укулары» уздырыла, дип искәртә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави (1804-1893) XIX гасырда Идел буе, Урал төбәге мөселманнары арасында танылган дин әһеле, татар шәехе буларак таныла. Мөхәммәдзакир ишан бик тә дини-милли җанлы шәхес булган. Аның хезмәтләрен өйрәнү эше хәтта чит илләрдә дә алып барыла.

«Чистави укулары» фәнни-гамәли конференциясен уздыру халкыбызның рухи мирасын барлау һәм аны милләтебезгә, яшь буынга белем бирүдә файдалану булып тора. Чарада танылган дин әһелләре, татар галимнәре, зыялылар, җирле интеллигенция, журналистлар катнашуы көтелә. Дагстаннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән фән эшлеклеләре катнашачак.

Анда Мөхәммәдзакир Әл-Чиставиның өч телдә әзерләнгән «Тәбсыратул-муршидин» (Мөршидләрнең фикерләүләре) китабы тәкъдим ителәчәк.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/11/112357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар