Логотип
Яңалыклар

Мисырдан Россия туристларының 480 тоннадан артык багажы кайтарылган

Очышлар туктатылган дәвердән алып Мисырдан Россия туристларының 480 тоннадан артык багажы кайтарылган, дип хәбәр итә ТАСС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
«Мисыр белән авиация элемтәсе туктатылганнан бирле 18 рейс белән элегрәк Мисыр Гарәп Республикасыннан 293 транзит рейс белән кайткан туристларның 480 тоннадан артык әйбере кайтарылды», - дип сөйләгән министрлык вәкиле.

Узган тәүлектә алты транспорт самолеты белән Мисырдан Россиягә 98 рейс пассажирларының 180 тонна чамасы багажы кайткан. Аларны алып кайту Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Оборона министрлыгы һәм «Волга-Днепр» авиакомпаниясенең тугыз Ил-76 һәм бер Ан-124 транспорт самолеты белән башкарыла.

«Көн дәвамында Хургада һәм Шарм-эль-Шейхтан 36 рейс пассажирларының багажы белән алты транспорт самолеты кайту көтелә», - дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Элегрәк Россия туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Дмитрий Горин хәбәр иткәнчә, Мисырдан 56 меңгә якын Россия туристы әйләнеп кайткан. Башта Мисырда РФтан якынча 80 мең кеше ял итә дип белдерелгән иде.          

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/13/115472/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар