Логотип
Яңалыклар

Милли музей каникулга әзерләнә

2 -8 ноябрь көннәрендә Татарстан Милли музее һәм аның филиалларында “Ура! Бездә каникул!” дигән программа эшлиячәк.

Музейдан хәбәр итүләренчә, өлкәннәр һәм балалар бу көннәрдә интерактив музей дәресләре, экскурсия, лекция һәм мавыктыргыч уеннарда катнаша алачак. Борынгы хәрби эшләр белән кызыксынучылар өчен махсус “Борынгы сугышлар” дигән музей дәресе оештырыла. Монда борынгы чордан алып Казан ханлыгына чаклы булган дәверне колачлаган хәрби вакыйгалар үзәгендә булырга мөмкин. Сугыш коралларының төрледән-төрлесе белән дә нәкъ биредә таныштырачаклар. Аларның үзенчәлекләре, аларга бәйле йолалар турында да биредә мәгълүмат алырсыз.
 
Моннан тыш “Хәзинә эзләгәндә” квест-уен вакытында яшереп куелган байлыкка да юлыгырга мөмкин булачак. Мастер-класс барышында билбау әзерлиләр. Борынгы алым буенча эшләнгән билбау һәркемнең күңеленә хуш киләчәк, шулай ук тарихын да белү зыян итмәс.

М. Җәлил музей-фатиры исә, “Ура!!! Каникул. Шагыйрьдә кунакта” дигән программа әзерләгән. Монда танылган татар әдибенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачаклар.

Г. Тукай иҗатын күңелләрегездә тагын бер кат яңартырга уйласагыз шагыйрьнең әдәби музее “Исемдә калганнар” дәресе оештыра. “Мияубикә чакыра” бәйрәме, “Сугышта Тукай китаплары”, “Белем башы – китап” чараларында белемегезне арттырырга менә дигән форсат.

Мәктәп балаларының көзге каникул чорында музейларга рәхим итегез!

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/49993-milli-muzey-kanikulga-%D3%99zerl%D3%99n%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар