Логотип
Яңалыклар

Милли һәм төбәк мәгълүмат чаралары: кайсы мәсьәлә иң четереклесе?

Шушы көннәрдә Татарстанда басма, телевидение, радио, интернет-басмаларда – кызу урак өсте. Казанда уза торган VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумына җыелган катнашучылар үз төбәкләрендәге мәгълүмат чараларының бүгенгесе һәм киләчәген кайгырта...

Форум дәвамында төрле семинарлар да уза. Бүген Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның президиум әгъзасы Владимир Зорин белән узган семинарда нәкъ менә журналистика өлкәсендәге четерекле мәсьәләләргә тукталдылар. Бу проблемаларның һәрберсе дә Россия төбәкләренең барысына да хас диярлек. Шуңа аны уртага салып сөйләшү мәслихәт булуы көн кебек ачык.

Чыннан да, форум катнашучылары чарага башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән аралашу өчен генә түгел, ә нәкъ менә көннән-көн ачык булып баш калкыткан проблемаларны уртага салып сөйләшергә дә җыелган.

Кадрлар җитмәү, аларның профессиональ яктан үсештә булмавы – бүген әлеге мәсьәлә Әстерхан шәһәрендәге басма редакцияләренә хас әйбер. Биредә журналистлар әзерли торган махсус уку йорты юк. Басмалар сыйфатлы булырга тиеш булса да, белгечләрнең профессиональ потенциаллары бик түбән. Басма мөхәррирләре “Кадрларны каян алырга?”, “Аларны кайда укытырга?”, дип чаң суга.

- Бездә этноконфессиональ өлкәсе белгечләре журналистлар арасында гына түгел, дәүләт дәрәҗәсендә дә җитми. Чөнки без бу мәсьәләне моңа кадәр читкә куеп килдек. Бу – барлык идарә органнары проблемасы, – ди Владимир Зорин.

Хәер, Әстерханда гына түгел, Самара өлкәсе өчен дә бу проблема – көн кадагында. Мисал өчен, “Бердәмлек” Самара өлкәсе газетасын җитәкләгән Рәфгать Әгълиуллин исә кадрларның – олыгаюына, ә алар урынына яшьләр килмәвенә зарлана. “Бердәмлек” инде 26 ел дәвамында нәшер ителүенә карамастан, биредә эшләүче журналистларның күбесе – олы яшьтәгеләр.

- Мин өлкәбездә татар телен үстерү максаты белән, шушы газетаны җитәкләргә алындым. Хәзер исә ярык тагарак алдында калдым. Чөнки яшьләр бирегә эшләргә килми. Әгәр Самара өлкәсе буенча уртача хезмәт хакы 30 мең сумны тәшкил итсә, безнең редакция хезмәткәрләре 10-12 мең сум. Бу акчага эшләргә беркем дә ризалашмый. “Бердәмлек” газетасы – Самара өлкәсендәге тиражы булган бердәнбер милли басма. Бу проблеманы бөтен ил масштабында хәл итәргә кирәк, –  ди Рәфгать әфәнде.

Ә 43 000 татар яшәүче Сургут шәһәрендә исә татарча басма бөтенләй кврталга бер тапкыр гына чыга. 1960 еллардан бирле биредә татар телендә белем бирә торган мәктәп юк...

Әлбәттә, журналистларны кадрлар мәсьәләсе генә борчымый. Милли һәм төбәк басмаларына дәүләт ярдәме кирәк булу мәсьәләсе дә каралды. Шулай ук мигрантлар темасын яктыртканда да, бу мәсьәләгә аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге ассызыкланды.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар