Мең чакрымлы веломарафон катнашучылары катгый таләпләр узган

26 июньдә Казанда VIII “Татарстан наркотикларсыз” веломарафоны старт алачак. Ундүрт көнгә исәпләнгән веломарафонда катнашучыларга 1093 чакрым юл узарга туры киләчак.

Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көнен ел саен Татарстанда веломарафон белән каршы алу гадәткә керде. Быел спорт туризмы буенча спорт остасына кандидат, Җир шарын әйләнеп чыккан 22 еллык стаж туплаган велотурист Павел Грачев җитәкчелегендәге ун кешелек төркем Казаннан чыгып китеп, Алексеевск, Болгар, Димитровград (Ульяновск өлкәсе), Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга аша үтеп, янә финишка Казанга әйләнеп кайтачак. Алар көненә якынча 60 чакрым юл узачак.

Велотуристлар арасында студентлар, мөгаллимнәр һәм укучы яшьләр бар. Шулай ук велотуризм буенча спорт мастерлары, велотуризм буенча Россия чемпионнары Әлмира Галиева белән Валерий Ромасенконың да катнашачагы мәгълүм. Әйтергә кирәк, бу велотөркемгә спортчыларны катгый таләпләр буенча сайлап алганнар. Һәм алар инде апрель аеннан бирле марафонга әзерләнгән, ләкин сайланган 30 кешенең унысы гына стартка кертелгән.

Сигезенче веломарафон ачылу уңаеннан 26 июньдә Казанда бәйрәм чаралары “Веломан И.Я.” музее каршында көндезгә сәгать 11дә башланып китәчәк. Бу көнне шулай ук башкаланың Меңьеллык паркыннан гаиләләр велоквесты да оештырылачак. Ә көндезге 14.00 сәгатьтә “Татарстан наркотикларсыз–2016” веломарафонының кече маршруты – “Кремль яр буе – Иске Аракчино” арасында узыш булачак.

Үткән 2015 елгы веломарафон рекордлар белән истә калган иде: ул чакта спортчылар Татарстан һәм күрше Самара шәһәрләре аша 18 көндә 1385 чакрым юл үтте. Шушы узган еллар эчендә веломарафонда катнашкан иң яшь спортчыга – 11, ә иң өлкәненә 67 яшь иде, уртача яшь исә – 30.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5691
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2688
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4356
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2321
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1973
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек