«Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленең урыны тәгаенләнде

29 август көнне Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы» дип аталган беренче республика этноконфессиональ фестиваль үткәрелә. Республика көненә багышланган әлеге чара Татарстандагы милләтләрнең, диннәрнең төрлелеге белән таныштыра.
Бу чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Казанның Башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе, Татарстан мөселманнарының Үзәк диния назәрәте, Казандагы яһүдләр дини оешмасы, Казан шәһәренең Рим-католик чиркәве оештыра.

- Әлеге проект быел беренче тапкыр тормышка ашырыла. Аның идеясе Идел буе федераль округының этноконфессиональ сәясәт мәсьәләләре киңәшмәсендә яңгыраган иде. Әлбәттә, безнең республикада төрле милләтләрнең бәйрәмнәрен үткәрү традициясе бар. Ләкин шушы фестиваль барлык диннәрне, милләтләрне дә берләштерүче чара булып тора. Диннәребез төрле булса да, безнең кыйммәтләребез бердәм. Безнең көчебез – мәдәниятләрнең төрлелегендә, – дип белдерде журналистларга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова.

Чара Кремль яр буенда, төгәлрәк әйтсәк, Ленин дамбасы белән «Казан» милли-мәдәни үзәге арасындагы мәйданда узачак.  Урам форматындагы әлеге фестиваль көндезге 12дән кичке 6га кадәр дәвам итәчәк. Керү – ирекле.

«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале исә ике төп юнәлешкә бүленгән. Аның беренчесе күргәзмәләргә багышланган. «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» күргәзмәсе, Болгар һәм Зөя шәһәрләренең фотокүргәзмәсе, каллиграфия, чүкү сәнгате буенча мастер-класслар оештырыла.

Фестивальнең икенче төп юнәлеше – концерт. Анда фольклор әсәрләр белән беррәттән дини әсәрләр дә башкарылачак. Яшьләрнең үз тамырларын онытмавы да мөһим фактор булып тора. Шул сәбәпле, яшьләр милли көйләрне  заманча итеп башкарырга җыена. Моннан тыш, «Мәдәният мозаикасы»нда республикадагы 35 милли-мәдәни берләшмәнең 20се катнашачак.

Татарстан мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр әйтүенчә, бу фестиваль милләтләр, диннәр арасындагы без горурланып сөйли торган мөнәсәбәтләрнең көзгесе булып тора. Мөселманнар җәмгыяте «Мәдәниятләр мозаикасы»нда эксклюзив әсбаплар тәкъдим итәргә җыена. Коръән китапларының төрле басмалары белән беррәттән, анда мәдрәсәләр өчен язылган өр-яңа уку пособиеләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук татар шамаилләре күргәзмәсе оештырылачак. Араларында гадәти шамаилләр белән бергә Татарстан мәчетләре сурәтләнгәннәре дә булачак.

Православ дине вәкилләренә фестивальдә китаплар, чиркәү кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, православ иконаларны реставрацияләү буенча мастер-класс оештырыла. Протоиерей Владимир белдергәнчә, концертта Богородица монастыренең Архиерея, Казан духовный семинариясе хорлары катнаша. «Мәдәниятләр мозаикасы – ул мәдәниятләрне саклап калу. Ә мәдәни мохитне саклау әйләнә-тирәне саклау кебек үтә дә мөһим мәсьәлә», – диде рухани.

Фестивальдә Казанның Рим-каталик чиркәве хоры да катнашыр, дип көтелә. Әйтергә кирәк, бу хорда төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләр чыгыш ясый.

Әлбәттә, милләтләр дигәч, аларның милли аш-сулары да күз алдына килә. Тик, ни кызганыч, быел кунакларны үзбәк пылавы, грузин хинкалисы кебек ризыклардан авыз иттереп булмаячак. Милли аш-су бары тик милли-мәдәни автономияләрнең павильоннарында гына күрсәтелә икән.

Әлеге чарада 5-7 мең кеше катнашыр, дип белдерә оештыручылар. Гомумән алганда, этноконфессиональ фестиваль ел саен уздырылып, 2-3 көнлек масштаблы чарага әверелер, дип ниятлиләр. «Мәдәниятләр мозаикасы» беренче республика этноконфессиональ фестивале Татарстандагы барлык милләт, диннәрне берләштергән беренче чара булыр, дип уйлыйлар.

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/47934-%E2%80%9Cm%D3%99d%D3%99niyatl%D3%99r-mozaikasyi%E2%80%9D-festivalene%D2%A3-uryinyi-t%D3%99gaenl%D3%99nde.html
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»