“Майский” агрокомбинаты хезмәткәрләре Рөстәм Миңнеханов яклы

13 сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлаулары – республикада гомер итүче һәркем өчен зур вакыйга. Әлеге вазифага исә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановтан кала берәү дә лаек түгел, дип саный “Майский” агрокомбинаты хезмәткәрләре.
Билгеле булганча, 10 июнь көнне Татарстанның Дәүләт Советы 2015 елда узачак Президент сайлауларының төгәл вакытын билгеләде. Шул рәвешле, агымдагы елның 13 сентябрендә татарстанлылар үз Президентларын соңгы 14 елда беренче тапкыр сайлаячак.
Аңа кадәр “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Президенты вазифасына кандидатны билгеләү буенча праймериз игълан иткән иде. Нәтиҗәдә, 12 дән артык иҗтимагый оешма әлеге вазифага Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Озак та үтми праймеризның төгәл вакыты да билгеле булды. Ул 27 июнь көнне уздырылачак.
Яңадан-яңа үрләр яулау өчен...
18 июнь көнне исә республиканың иң зур агрокомбинатларының берсе булып саналган “Майский” предприятиесе хезмәткәрләре Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап, махсус җыелыш уздырды. Әле алай гына да түгел, алар башка предприятие хезмәткәрләрен дә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алып барыла торган, беренче чиратта халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән эшчәнлекне хупларга чакырды.
”Майский” агрокомбинаты директоры Илшат Ганиев сүзләренә караганда, соңгы елларда әлеге предприятиене алга җибәрү максатыннан Татарстан җитәкчелеге тарафыннан шактый зур эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә, ул кризиска чыдамлылык күрсәтеп кенә калмаган, ә яңадан-яңа үрләр яулауга ирешкән.
- Рөстәм Нургали улы ярдәме белән без үзебезнең шәхси энергетика системасын булдырдык. Хәзерге вакытта биредә ике электроүзәк эшли, тиздән өченчесе сафка басачак. Җылылык шулай ук үзебезнеке. Шул рәвешле без электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итә торган компанияләргә бәйле түгел. Бу исә безгә бәяләрне шактый түбән дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә, - дип ассызыклады җитәкче.
Илшат Ганиев сүзләренә караганда, Татарстан Идел буе федераль округында гына түгел, ә гомумән, илдә - лидер.
- Безнең коллектив һәрвакыт алдынгы булырга, Европа илләре предприятиеләре белән дә көндәшлек итүгә күнекте инде. Бу – уңдырышлылык кына түгел, ә экологик яктан чиста продукция җитештерү, куркынычсызлык һәм яшелчәләрнең туклыклылыгына да бәйле, - дип белдерде җитәкче.
“Майский”ны танытуда Рөстәм Миңнехановның өлеше зур
“Майский” агрокомбинаты баш сәркатибе урынбасары Лариса Бодокия исә Татарстан Президенты сайлауларын республика гына түгел, ә гомумән, һәрбер кеше өчен зур вакыйга дип атады.
- Рөстәм Миңнеханов исә Татарстанның тотрыклы һәм уңышлы үсешендә зур роль уйный. Татарстан предприятиеләренең уңышлы эшләве дә моның шулай булуын ассызыклап күрсәтә. “Майский” ирешкән уңышларның күбесе – нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов казанышы. Шуңа күрә мин Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм, - дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте Лариса Бодокия. Хезмәткәрләр исә әлеге чыгышны көчле алкышларга күмде.
Чыгыш ясарга теләүчеләр исә шактый күп иде.
- Рөстәм Миңнеханов шактый яшь җитәкче, энергиясе ташып тора. Иң мөһиме, ул һәрбер эшне азагына кадәр җиткерә. Татарстан җитәкчелеге нинди генә мәсьәләгә алынмасын, аларның барысы да уңышлы хәл ителә, - дип үз фикерен белдерде комбинатның 5 нче номерлы цехы җитәкчесе Игорь Чекуров.
Шунысын да билгеләп үтәбез: хәзерге вакытта “Майский” агрокомбинатында барлыгы 1 меңгә якын кеше эшли. Ул Татарстанның иң зур предприятиеләреннән санала. Биредә уртача хезмәт хакы 32 мең сумны тәшкил итә. Кышкы теплицаларның гомуми күләме – 49 гектар. Алар 9 цехны берләштерә. Агымдагы елда биредә 2014 ел белән чагыштырганда 32 процентка артыграк яшелчә җитештерергә планлаштыралар. Бу - соңгы биш ел эчендә җитештерелгән продукция күләме 30 процентка артачак дигән сүз.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45525-%E2%80%9Cmayskiy%E2%80%9D-agrokombinatyi-hezm%D3%99tk%D3%99rl%D3%99re-r%D3%A9st%D3%99m-mi%D2%A3nehanov-yaklyi.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.