Логотип
Яңалыклар

«Матч ТВ» Казандагы дзюдо буенча ярышларны күрсәтәчәк

Ярышларны ачу тантанасында дзюдо үсеше тарихын күрсәтү, аннары Россия белән Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен чагылдыру планлаштырыла.

 20-24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты ярышлар трансляциясен Россия территориясендә «Матч ТВ» спорт телеканалы тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген Казанда узган дзюдо буенча Россия чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмәдә билгеле булды. Аны ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Аккредитация 19-20 апрельдә узачак. 1500 чамасы аккредитация бирү планлаштырыла. Аккредитация үзәге «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә урнашачак. Ярышларның һәр көнен транляцияләнә, моның өчен 19 камера урнаштырыла.
Ярышлар ачылышы «Татнефть-арена»да 22 апрельгә билгеләнгән. Анда шулай ук ярышлар һәм тренировкалар да узачак. Ә җирәбә салу 20 апрельдә «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә уза.

Ярышларны ачу тантанасында дзюдо үсеше тарихын күрсәтү, аннары Россия белән Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен чагылдыру планлаштырыла. Катнашучы илләр парады тантанасының мөһим өлеше булачак. Программада Россия һәм Татарстан Республикасының иң яхшы солистлар, хореография һәм вокал коллективлары, акробатлар һәм һава гимнастлары катнашачак.

Турнирда 40 тан артык илдән 400 чамасы спортчы катнашуы көтелә.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар