Маргарита Лянге: «Җәмгыять милли темалар белән кызыксына...»

Этник темаларны яктыртканда этик кагыйдәләрне дә истән чыгармаска кирәк! Башкалабызга Россия төбәкләреннән милли темаларны яктыртучы журналистлар килде: Казанда 29 июньнән 2 июльгә кадәр VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы эшли.
Форумга Россиянең 20 ләп төбәгеннән 100 гә якын делегат килгән. Россиякүләм чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында фикер алышулар бара. Төбәкләрдән килгән каләм ияләре милли телләрдә чыга торган матбугат чараларының бүгенге четерекле хәле турында уртага салып сөйләшәләр. Бүген исә форум делегатлары Этникара журналистлар гильдиясе президенты Маргарита Лянге белән очрашты.
Маргарита ханым матбугат чараларында эшләүчеләр өчен «Этникара журналистика һәм кризис» дигән темага семинар оештырды. Этникара темаларны яктыртучы журналистларга этник нормалар аерым җаваплылык өсти. Каләм әһеленең максаты – фактларны һәм проблемаларны яктырту, Россия гражданнарының үз милләтләренә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, үзара татулыкны көчәйтү. Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары – бизнес-проектлар түгел. Маргарита Лянге белдергәнчә, соңгы ун елда журналистикада кризис хөкем сөрә. «Әлеге һөнәрнең дәрәҗәсе төште, аларга халык тарафыннан ышаныч кимеде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча массакүләм чараларына реклама кимегән, рекламадан алынган керем 32 %ка , басма мәгълүмат чараларының тиражы 12%ка төшкән. Редакцияләр оптимизация чорын кичерә, бу агым тагын кабатланачак... Җәмгыять милли үзаң белән кызыксына», – ди Мәскәүдән килгән коллегабыз.
Семинар барышында әнә шундый шартларда да милли каналларны, милли басмаларны саклап калу юлларын эзләргә кирәклегенә басым ясалды. Россиянең төрле төбәкләренең милли массакүләм мәгълүмат чараларының уңай тәҗрибәләре мисалга китерелеп узды...
Форум делегатлары өчен Казан буенча экскурсияләр дә оештырыла. Алар башкалабызның тарихи урыннарында, формаль булмаган мохиттә дә бер-берләре белән аралашырга мөмкинлек бирелә.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.