Казан дәүләт мәдәният институтында Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының күчмә утырышы узды. Анда республикадагы мәдәният йортлары, клубларның эшчәнлегенә хисап тоттылар.
Республикада мәдәният учакларының эшчәнлеге турында Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде. Татарстанда мәдәни-ял итү учреждениеләре челтәрендә барлыгы 1909 Мәдәният йорты, клублар бар. Аларда 8 меңнән артык хезмәткәр эшли. Белгечләр белән тәэмин ителеш – 76,6 процент. Клубларда аккомпаниаторлар, ансамбль җитәкчеләре, режиссерлар, техник белгечләр җитешми. 2020 ел белән чагыштырганда, республика буенча 37 клуб ябылган. Моны Юлия Әдһәмова пандемия чорында 65 яшьтән өлкәннәргә кагылышлы үзизоляция һәм чикләү чаралары дәвам итү белән бәйләп аңлатты. Авылларда клублар эшчәнлеге, нигездә, өлкәннәрне һәм балаларны колачлый. Бердән, авылда яшьләр аз, икенчедән, аларны кызыксындырып, клубка алып килү авыр. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да бу вазгыятькә игътибар итеп, шуны ассызыклап узды. Яшьләрнең мәдәният учакларына йөрмәвен программаларның бертөрлелеге белән бәйләп аңлатты.
Утырышны уздырыр алдыннан комитет депутатлары җирлекләргә чыгып, клублар эшчәнлеге белән танышкан. Нәтиҗәдә, шунысы ачыкланган: алар булган 119 мәдәни-ял итү учреждениеләренең 46 сына ремонт таләп ителә икән. Депутатлар шулай ук мәдәният учакларының интернет челтәренә тоташмавына да борчылган. Гомумән, әлеге учреждениеләрнең материаль-техник базасын ныгытырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Ләкин республикада интернет булмау проблемасы чүп кенә кебек күренгән клублар да бар әле. Әтнә районы Ислетар авылының мәдәният йорты – бүрәнәдән салынган, аны күмер, утын ягып җылыталар. Әле шунда авыл халкы төрле бәйрәмнәр уздыра икән. «Ватаным Татарстан» газетасы бу проблеманы күтәреп чыкса да, мәдәният өлкәсендә эшләүче түрәләр һаман авыл халкын клубка кагылышлы яңалык белән сөендерә алмыйлар.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Ислетар клубы кебек мәдәният учаклары республикада берәү генә түгел. Хәзерге вакытка 466 бинага капиталь ремонт таләп ителә, 18 е авария хәлендә. Тугыз ел эчендә Татарстанда 331 күпфункцияле үзәкләр төзелгән. Димәк, әле тагын бу юнәлештә эшлисе эшләр шактый.
Депутат Альбина Насыйрова җирлектәге мәдәният учакларының тагын бер проблемасын күтәреп чыкты. Ул барган клубларда, чакырсалар да, театрларның килмәвен әйткәннәр. Сәбәбе: билет бәясе түбән булу, салкын клуб, бер генә гримерка... Шәһәр халкы нәзберек, ә менә авыл халкы әнә шул салкын клубларда да төрле чаралар оештырып, күңел ачарга тырыша. Республика буенча узган ел 331 мең ярым төрле чара уздырылган. Монда, билгеле, авыл клубларының да өлеше зур.
Комитет утырышында катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бу кадәр актив эшчәнлекне шик астына да куйды. «Безнең республика мәдәният тармагы зур эш алып бара. Бу хакта бик күп дипломнар сөйли. 750 халыкара диплом гына алганнар. Әлеге күрсәткечләр күпмедер дәрәҗәдә эш сыйфатына да ишарә. Эш тыгызлыгы бик киеренке. Саннарга күз салсак, 331 мең ярым чара узган. Мин бераз шикләнеп тә калдым әле. Бу бит инде елның һәр ике көненнән соң өченче көнендә ниндидер чара үткәрелгән кебек күренә. Бәлки киләчәктә саннар артыннан кумыйча, эшнең сыйфатына күбрәк игътибар итәргә кирәктер. Өч көн саен чара үткәрә башласаң, халык белән эшләү сыйфатын тәэмин итү бик авыр бит», – диде ул.
«Безнең республикабыз – мәдәниятле сәнгатьле халык. Шуңа күрә әлеге учреждениеләрнең хезмәт күрсәтү ихтыяҗы зур. Киләчәктә яңа мөмкинлекләрне һичшиксез эзләргә кирәк. Мәдәният хезмәткәрләре җәмгыятьнең рухи эчтәлеге өчен хезмәт итәләр. Мөмкинлекләр тудырылган. 18 мәдәният учагының начар хәлдә булуы белән генә эшкә салкын карарга һәм сылтау эзләргә кирәкми. Бу очракта кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләр матур нәтиҗә бирер. Әле беркайчан да бернинди интерактив җиһазның да үзара шәхси аралашуны алыштыра алганы юк», – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк