Логотип
Яңалыклар

Луара Шакирҗан: «Апаның вафатына әзер түгел идем, югалып калдым»

Кичә, 17 гыйнвар көнне, киң җәмәгатьчелек халык шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗан белән хушлашты. Мәрхүмәнең җәсәде Әтнә районының Күлле Киме авылы зиратына иңдерелде. Биредә аның балачагы һәм мәктәп еллары узган.

Кайгысын уртаклашу өчен мәрхүмәнең сеңлесе Луара Шакирҗан белән элемтәгә кердек. Ул апасы белән бәйле якты хатирәләрен дә уртаклашты. Әңгәмәне ничек бар шулай тәкъдим итәбез:

Апа белән минем ара биш ел. Ул балачактан ихлас, туры сүзле, кызып китүчән булды. Әмма эчендә каралык саклый белмәде. Әни аңа: «И, кызым, бу холкың белән сиңа яшәве бик кыенга туры килер», – дип әйтә иде. Без апа белән икебез дә Игезәкләр йолдызлыгында туган, кәеф кешеләре. Әлеге йолдызлыкта туучыларның юктан гына да күңеле кителә, күңеле тула. Бу яктан без бер-беребезгә бик охшаган. Ялтырап кояш чыкканда аны күрә алмаган, болытлы көннәрдә кояшны көткән көннәр дә булмады түгел.

Апага яшәве, чыннан да, җиңелләрдән булмады. Тик ул үзирекле булып яшәде. Ялагайлану кебек сыйфат аңа хас түгел. Бер яктан ул бик бәхетле гомер юлы узган. Ул үзенчә тормыш көтте, киртәләргә сыймады, кагыйдәләргә буйсынмады. Болай ирекле булып яшәү өчен дә бик кыю, батыр булырга кирәк бит. Чөнки аның артыннан килгән авырлыгын да күтәрә белү мөһим.

Икенче яктан карасаң, шагыйрьнең кылдай нечкә күңеле, киртәләргә сыймавы белән бәхетсез дә булган. Аңа мохит, аралашу җитмәде. «Обнаженные  нервы» дигән төшенчә бар, ягъни ялангач нервлар. Рухи яктан кысылу, ялгызлык нерв авыруларының сәбәпчесе дә булды. Шул нервлар исә аягына бәрде аның.

Соңгы вакытларда урамга чыкмады. Ел ярым эчендә өйдә егылып, умырткасын да сындырды, ярты елдан соң тагын бер тапкыр егылып, ике айга кадәр урын өстендә ятты.

Мондый имгәнүләр аның тәненә генә түгел, рухына да тәэсир итте булса кирәк. Ул аралашуга сусады, рухи яктан тәм табарлык кеше җитмәде аңа. Ярый ла мин бар. Хастаханәдә ятканда, «сиделка»ларга тәүлегенә бер еллык гонорар кадәр түләп бардым. Сер түгел: каләм ияләрен матди яктан бәяләү бик аз.

Апа авыру-сырхауның ни икәнен белмәде, нык иде. Мин әле аны әти кебек 90га җитәр дип уйлаган идем. Тик ялгызлык, 40 яшькә кадәр фатир артыннан чабу – болар иртәме-соңмы нерв системасында чагылыш таба. Үзе генә яшәде. «Җененә яраклы» кешеләр күп түгел иде. Урамга чыкмавына да ел ярым. Шәһәр үзәгендә, иске генә хрущевкада иде фатиры. Тәрәзәсеннән урам чаты күренеп тора. Тәрәзәне ачсаң, машиналар шавы, төтен кереп тула. Шуңа күрә ул форточка да ачмыйча, дөньядан читләшеп яшәде.



Янында гел торырга мөмкинлегем булмагач, иптәшкә дип, намаздагы бер апа таптым. Ул аңа бер юаныч булды.

Язын-көзен апаны хастаханәдә яткырырга тырыша идем. Әмма ул моны яратмады. Ә Яңа ел алдыннан исә: «Үзем генә дәваланып арыдым, берәр кая салыгыз мине», – диде. 31 декабрь көнне хәл белергә Рәмис Аймәт тә килде. Бәйрәм ялларыннан соң хастаханәгә урнаштырырга дип сөйләштек.

1 гыйнвар көнне температура белән урын өстенә яттым, нык авырдым. Апа белән телефоннан сөйләшеп тордык. Беркөнне трубкага килмәгәч, туганнарыма хәбәр иттем. Алар килгәндә ул идәнгә егылган була. Ашыгыч ярдәм чакырталар. Апа биш көн реанимациядә, өч көн палатада ятты. Хастаханәдә әз-мәз генә сөйләште. Соңгы айларда «Фәлән кеше үлгән» дигәч, «И, бәхетле» дип әйтеп куя иде. 70 яшьлеген дә егылып, хастаханәдә каршылаган иде.

Лена Шагыйрьҗан шигъриятенә бөтен дөнья фәлсәфәсе сыйган. Аның шигырьләрен мин үзем язган кебек яратып укыйм. Теләсә кайсы чарада сөйләрлек шигырьләре бар. Ул барлык талантын тормышка ашырды. Аның яшәеше дә иҗат итү булды. Мин аны зур талант иясе дип бәялим. Шигырьләренең һәр юлында афоризм булырлык тирән фикер ярылып ята. Китабын ачып карасаң, бер битендә ул оптимизм белән яна, икенчесендә исә чынбарлык ачысы бөркелә.

Иҗат кешесе бер генә юнәлештә бара да алмый. Китабын укып, энциклопедия өйрәнгән кебек байыйсың. Шигырьләрендә эпиграфлар куллануы гына да аның никадәр тирән белемле икәненә ишарә. Шигырьләрен исә тәрҗемә итеп бетереп булмый.

Халык шагыйре исемен сөенеп кабул итте. Мактаулы исемне кем яратмый? Соңрак булды, билгеле. Моны бөтен халык белде. Тукай премиясенә дә 65 яшендә генә ия булды. Әмма аның рәсми бүләкләргә әллә ни исе китмәде. «Без барыбыз да Тукай оныклары» дип кенә әйтә иде.

Каләм әһелләренә, иҗат кешеләренә игътибар җитми. Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында тора. Мәскәү белән Питерда олы яшьтәге, караучысыз калган иҗат кешеләре өчен махсус йорт бар. Татарстанда да булсын иде ул. Өлкән яшьтәге, ялгыз илһамчылар шунда җыелып бергә яшәсә, ничек әйбәт булыр иде! Сөйләшергә уртак темалар табылыр, ялгызлыкны тоймаслар, медицина күзәтүе астында булырлар иде. Хыялымдагы бу йорт өчен исемен дә уйлап куйдым хәтта. «Инсаният» йорты. Хөкүмәтебез бу хакта уйлансын иде. Моңа иҗади берлекләрнең генә көче җитми. Күпме бездә ялгызлыкта тилмерүче иҗат ияләре?! Асия Галиева 86 яшендә Германиягә китәргә мәҗбүр булды. Хәзер Казанны сагынып елап ята. Мин яшәгән йортта 90 яшьлек балерина гомер сөрә. Улы Санкт-Петербургта яши, шактый олы яшьтә. Ялгызлыкта дөнья белән хушлашучылар күпме?!
Соңгы арада, балаларны уллыкка алган кебек, өлкән яшьтәгеләрне үз өйләренә яшәргә алучылар барлыкка килде. Бу – олыларны кайгыртуда тәвәккәл адымнар дияр идем. Иҗат кешеләренә дә булсын иде шундый кайгырту.

Лена Шагыйрьҗан шигърияттә тирән, якты эз калдырды. Андый шагыйрьләр сирәк. Исән чакта күбрәк кайгыртсак, бәлки, озаграк та  яшәр иде. Инде хәзер, соң булса да кадерен белик. Бай иҗатын онытмыйк.



Апаның вафатына әзер түгел идем, югалып калдым. Шул вакытта мине мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чакырып алып: «Борчылма» диде. Хушлашу, җирләү мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алган өчен чиксез рәхмәтем аңа.

Иман белән яшик. Иман ул – намазлык өстендә утыру гына түгел. Ә кемгәдер ярдәм кирәк булганда, үзең турында онытып, аңа ярдәмгә ашыгу.

Чулпан ШАКИРОВА

сылтама: http://intertat.ru/tt//item/64919-luara-shakir%D2%97an-apanyi%D2%A3-vafatyina-%D3%99zer-t%D2%AFgel-idem-yugalyip-kaldyim.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар