Беренчесе – Габдулла Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм “Исемдә калганнар” (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” спектакле.
Икенчесе – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында белем алган яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнә.
Спектакльләрнең режиссеры – РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Иҗади сәфәрнең икенче көнендә Финляндиянең татар диаспорасы белән очрашу да күздә тотыла. Артистлар әлеге очрашу өчен татар халык җырлары, милли биюләреннән торган махсус концерт программасы әзерләгән.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк