Логотип
Яңалыклар

Халык гозерләре – идарәче компанияләргә

Көн дә яңгыр явып торуы, көзге җилнең үзәккә үтүе ирексездән, җылылык сезоны тизрәк башлансын иде, дигән теләкне уята. Казанның идарәче компанияләренә әзерлекне кайчанга төгәлләргә кирәклеге турында кисәттеләр.

Бүген җылылык сезонына әзерләнү буенча атна саен уздырыла торган шәһәр штабында Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин да катнашты. Чарада Татарстан башкаласының идарәчел компанияләре башлыкларын “Бердәм Россия” партиясенең халыкны кабул итүнең мобиль пунктлары нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Идарәче компания директорларына халык шикаятьләрен өләштеләр.  Казан районнарында оештырылган халыкны кабул итүнең мобиль пунктлары эше дәвамында Казанның 14 идарәче компаниясе эшчәнлегенең сыйфаты белән бәйле йөздән артык наказ җыелган икән.

Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр казанлылар өчен генә түгел, гомумән алганда, татарстанлылар өчен дә үзәккә үткән проблема булып тора. Гозерләр аша халык яңгыраган мәсьәләләрнең күбесе идарәче компанияләр мәнфәгатендә булу сәбәпле, аларны Мэриядәге киңәшмә вакытында җиткерергә булганнар. Һәр конкрет очрак буенча тиешле чаралар кабул ителсен өчен шулай эшләнелә.

- Шушы көннәрдә генә бездә опрессовка тәмамланды. Без кайда нинди проблемалар барлыгын, аларның кайчан хәл ителәчәген белергә тиешбез. Биш тәүлек рәттән 8 градус җылы булу җылылык сезонының башлануын хәбәр итә. Әлбәттә, моңа кадәр ерак әле. Ләкин якынча сентябрьнең өченче атнасында без җылылык бирә башлыйбыз. Беренче чиратта, ул балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль объектларда булачак, – дип белдерде Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, хәзер җылыту сезонының башлану вакыты бөтен күпкатлы йортларга, учреждениеләргә җылылык бирү көне белән туры килә.

– Батареялар, гадәттәгечә, ике атна эчендә генә җылынырга тиеш түгел. 24 сентябрьне җылыту сезоны башы, дип игълан итәләр икән, бу көнне үк һәр өйдә җылы булырга тиеш! Шуңа да хәзерлек эшләрен кыска вакытларда тәмамлау зарур, – ди Искәндәр Гыйниятуллин.

Штаб утырышы барышында Александр Сидякин идарәче компанияләргә юнәлтелгән зарларны яңгыратты.

- Бу бик җитди сөйләшү булды, ачыктан-ачык аралаштык. Соңгы елларда без җылылык сезонына әзерләнергә өйрәндек. Ләкин шул ук вакытта идарәче компанияләрнең ышанычын арттыруга бәйле мәсьәләләр кала бирә, – дип белдерә Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин.

“Ачык Казан” порталының да бу өлкә өчен шактый нәтиҗәле ысул булуын да яшерми депутат. Аның ярдәмендә Казанда яшәүче һәркем хакимият органнары вәкилләренә сорау бирә яки инициатива тәкъдим итә ала.

2005 елда Россиянең Торак кодексы кабул ителгәннән соң, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы тискәре вәзгыятьне үзгәртү өчен шактый эш башкарылганын ассызыклый Александр Сидякин. Мисал өчен, Татарстан халкының 98 проценты торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли. Әлбәттә, әлеге күрсәткеч бу тармакның реаль торышын бәяләми.

Капиталь ремонтның төбәк операторларының гомумроссия моделе Татарстан проектына нигезләнеп төзелгән. Аның ярдәмендә 2008 елдан башлап Татарстанда 12 меңнән артык күп катлы йорт ремонтланган.

 – Торак-коммуналь хуҗалык системасы үзгәрә. Мисал өчен капиталь ремонт, аварияле хәлдәге торактан күчерү буенча без системалы карарлар кабул итә башладык. Ләкин кешеләрнең ышанычын арттыру, йортлар белән идарә иткәндә гражданлык җәмгыятенең иҗтимагый институтларын формалаштыру мәсьәләләре һаман көн кадагында кала бирә. Сәясәт ишегалдыннан, конкрет йортта яшәү сыйфатын үзгәртүдән башлана. Йортлар советы – кешеләрнең зарларына тиешенчә җавап бирә алырга мөмкинлек бирә торган инструмент. Аны һәрдаим үстерергә, ярдәм итәргә кирәк, – дип ассызыклый депутат.

Исегезгә төшерәбез: партиянең халыкны кабул итү мобиль пункты август аенда үз эшен башлап җибәрде. Хәзергә торак-коммуналь хезмәт эшчәнлеге белән бәйле кабул итү пунктлары Татарстан районнарында 15 тапкыр уздырылган. Аларда тупланылган 250 наказның күп өлеше идарәче компанияләрнең эшчәнлеге белән бәйле. Шуңа да депутат идарәче компанияләр җитәкчеләренә халыкны борчыган проблемаларны җиткерде.

чыганак - http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар