Логотип
Яңалыклар

Халык фронты: уңай мохит һәм җимерек йортлар турында

Татарстан – Мари-Эл – Чуаш Республикаларына эшлекле визит белән чыккан «Халык экспертизасы» Үзәге җитәкчесе Николай Николаев журналистлар белән дә очрашты. Сөйләшүдә катнашучылар, Россия Президенты В.В. Путинның «май указлары » үтәлеше уңаеннан, коммуналь торак проблемалары, гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, республикада гамәлгә ашырыла барган социаль проектлар турында фикер алыштылар.

«Без уңай мохит һәм җимерек йортлар программаларының үтәлешенә аеруча зур игътибар бирәбез, – диде Н.Николаев. – Татарстанда бу мәсьәлә, башка регионнар белән чагыштырганда, уңышлырак хәл ителә. 2017 елның 1 сентябренә ( бу соңгы срок) 2510 кеше яңа йортларга күчерелергә тиеш. Ә менә балалар бакчаларына чиратны көйләргә кирәк. Бүгенге көндә балалар бакчасына –4750 бала, яслегә 26 мең бала чиратта тора».   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар