Логотип
Яңалыклар

КФУ базасында, фундаменталь ачышларны тиз арада университет клиникасына җиткерү өчен, RASA-үзәк ачылачак

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган чираттагы видеоконференция трансляция медицинасына багышланды. Матбугат очрашуында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, RASA-USA президенты, кардиохирург, Гарвард медицина мәктәбе каршындагы Бостон балалар хастаханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Николай Васильев, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов катнашты.

Трансляция медицинасы – медицина ярдәме күрсәтүнең югары нәтиҗәлелеген тәэмин итү максаты белән, фундаменталь фәннәр казанышларын тиз арада клиник практикага кертү мөмкинлеге.

Илшат Гафуров сүзләренә караганда, бу көннәрдә КФУ базасында “Трансляция медицинасы: бүгенгесе һәм киләчәге” халыкара фәнни конференциясе уза. Ул форумның рус телендә сөйләшүче галимнәр ассоциациясе (RASA – Russian-speaking Academic Science Association) белән берлектә оештырылуын әйтте. Бу ассоциация 10 ел элек АКШта Россиядән киткән тикшеренүчеләр тарафыннан булдырылган. Ректор форумда Ауропа илләреннән, Япониядән, Америка Кушма Штатларыннан әйдәп баручы галимнәр катнашуын хәбәр итте. “Алар – дөньяның төрле медицина үзәкләреннән үз өлкәсенең чын осталары. Алар элеккечә рус телендә сөйләшә, һәм безгә алар белән эшләү бик уңайлы”, - дип белдерде Илшат Гафуров.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов трансляция медицинасының әһәмияте турында билгеләп узды. “Барлык эшләнмәләр сәламәтлек саклау өлкәсенә, гамәли медицинага тиз арада кертелергә тиеш. Кайбер кечкенә генә эшләнмәләр хәзер үк йөзләрчә гомерне коткарып кала”, - диде ул. Аның әйтүенчә, Казандагы форумда ул күп кенә кызыклы эшләнмәләр турында ишеткән. Андрей Киясов үзен шаккатырган берничә мисалны китерде. Галимнәрнең берсе кан тамырларына кертә торган 1 миллиметрлы кайчыларны күрсәткән. “Аларны эшләргә өйрәнсәк – бу зур алгарыш булачак”, - ди ул. Форумда, шулай ук, организмның дәваларга кирәк булган урынында үзеннән-үзе ачыла торган капсулалар турында да сөйләнелгән.

Николай Васильев әйтүенчә, быел Казан федераль университеты базасында RASA-үзәк ачылачак, анда галимнәр уртак фәнни эшчәнлек алып бара алачак. Бу үзәк ярдәмендә фундаменталь ачышларның медицина практикасында кулланылуына кадәр булган вакыт аралыгын кыскартырга мөмкин булачак. “Сирәк авыртуларга, тумыштан зәгыйфьлекләргә ия пациентлар 10 ар еллап көтә алмый бит”, - дип мәсьәләнең актуальлегенә игътибарны юнәлтте ул.

Форумда, шулай ук, КФУ һәм RASA арасында озак вакытка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыру турында килешү имзаланган.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар