Логотип
Яңалыклар

Кемнең шәле җылырак?

Иңнәренә үз куллары белән бәйләгән йомшак мамык шәл салган Күгәрчен авылы апаларының шәлләреннән дә җылырак шәл бармы икән? Инде ничә буын әлеге һөнәр-осталыкны саклап, алар шәл җылысын башкаларга да бүләк итеп яши.



Татарстанның экологик яктан иң чиста районы – Балык Бистәсе ягының тырыш халкына гомер-гомергә һөнәр-кәсепләре тормыш көтәргә ярдәм иткән. Күгәрчен авылының җылы шәлләре – бүген районның, Татарстанның мактанычы. Ил тарихындагы авыр чорларны исән-сау кичәргә көч биргән, йорт-хуҗалык корырга, балаларны аякка бастырырга булышкан, түземлек сорый торган бу шөгыльне оныклар дәвам итәр, дип өметләнә Күгәрчен әбиләре.

“Үзебездән соң да калсын”

– Хәзерге яшьләр кебек җиңел-рәхәтлек эзләмәдек, җиң сызганып эшләдек, тормыш кордык, гаиләне, балаларыбызны кайгырттык, ирне карадык. Без гомеребезнең бер минутын да әрәмгә уздырмадык, көндәлек мәшәкатьләр арасында вакыт табып шәл бәйләдек. Инде куллар бәйләмичә тик тора алмый безнең, – ди Зәйтүнә апа Гыйлемханова. Лаеклы ялга чыккан ахирәтләре белән алар көн саен диярлек күршесе Роза апа Гарипова өенә кич утырырга җыела.



Култык астына мамык җеп йомгаклары кыстырып кергән күрше-тирәне Роза апа чәй өстәленә дәшеп, үзе җыйган каен җиләге кайнатмасы, әле суынырга да өлгермәгән баллы гөбәдия белән сыйлый. Йомшак кәнәфигә утырып, телевизорны кушып, мәчеттә укыган дин сабаклары, дөнья хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә шәл бәйләгәндә әбиләрнең кичләре күңеллерәк уза.



“Һәркемнең шәл читенә төшерергә яраткан бизәге бар. Роза ахирәтебез - шәлне иң оста бәйләүче, аңа җитешәм димә”, – дип мактый әбиләр дүрт бала тәрбияләп үстергән, бүген оныклар һәм оныкчыклар сөеп яшәүче Роза апаны. Заманында Күгәрчен авылында шәл бәйләү кәсебе үсешенә этәргеч ясаган гаилә алар. Роза апаның ире, инде гүр иясе Исхак абый, узган гасырның 60нчы елларында беренче булып Волгоград якларыннан авылга капчык-капчык кәҗә йоны ташыган. Куллары эш белгәннәргә “спекулянт” гаебе тагарга гына торган ул чорларда үзләренеке белән бергә күрше-күләннең дә шәлләрен сатарга булышкан.

Хәзер Волгоград һәм Ростовтан сәүдәгәрләр елга бер тапкыр – февраль-март айларында кәҗә йонын Күгәрченгә үзләре китерә. “20 шәллек йон алып калам. Бер зур шәлгә 400 грамм йон кирәк”, – дип аңлата Роза апа. Кәҗә мамыгыннан шәл бәйләп башка япканчы, әлбәттә, әле бик нык тырышырга кирәк. Монда ир-атларның да кул көче артык түгел. “Кәҗә йонын шампунь белән юып киптерәбез, аннан йонның озынлыгына, төсенә карап аерып, аялыйбыз – каты кыллардан тарап арындырабыз. Бертөрле рәвешкә килгәч, йонны мамык җепкә кушып эрлибез”, – дип сөйли Роза апа.



Кайбер хуҗабикәләр эрләү машиналарыннан файдаланса, Роза апа һәм аның ахирәтләре бөтен эшне кул белән башкара. “Шәлнең үзен дә машинада бәйләп караучылар булды, ләкин алай сыйфатка зыян килә. Без үзебездән соң калырлык булсын дип эшлибез”, – дип ассызыклый Галия апа Динмөхәммәтова.

Бүген Татарстан базарларына читтән китерелгән шәлләргә Күгәрчен осталары шикләнеп карый. “Волгорад, Ростов шәлләре кабарып тора, чөнки аларны махсус барабанда бөтен мамыгын чыгартып күпертәләр. Ләкин бер-ике елдан андый шәлнең мамыклары коелып бетә. Без шәлләрне буранлы көндә урамда элеп тотабыз, ә мамыгы кия-кия кабара, озак еллар тән җылысын саклап хезмәт итә”, – ди, үз чиратында, Ракыя апа Сабитова.



Күгәрчен Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфирә Кәлиева сөйләгәнчә, авыл халкы узган гасырның 30нчы елларында, Чистай якларыннан эшкә килгән Зәйтүнә исемле укытучыдан күреп күпләп шәл бәйли башлаган. Шәл өмәләре үткәрү гадәте шул чаклардан калган. Хуҗабикә мичтә тәмле ризыклар пешергән арада өмәгә җыелган хатын-кызлар йон аялап, эрләп, бер кичтә бер шәлне бәйләп бетерә торган булган. Баштарак сарык йоныннан, куянныкыннан бәйләгәннәр, аннан кәҗә йонына күчкәннәр. “Элек мич буе, өстәл асты тулы куян асрый идек, аның йон кояр вакыты җиткәндә йолкый идек. Әмма куян шәлләре тиз туза”, – дип искә ала үткән елларны Роза апаның сеңлесе Рузилә апа Нәбиуллина.



Кризис куркытмый

Йортта шөгыль булганда Күгәрчен апаларын бернинди кризис та куркытмый. Бәйләнгән шәлләрне урнаштырып, алар кечкенә пенсиягә өстәп, йорт-хуҗалыкны карап тотарга, балаларны, оныкларны сөендерергә мөмкинлек таба.



Белгән кешеләр Күгәрчендәге Сания апа Әхмәтҗанованың бормалы-сырмалы бизәкләр белән челтәрләп бәйләнгән ак шәлләрен алырга чират тора. Аның сүзләренчә, ак шәл бәйләү катлаулырак, йонны юып агартасы, бизәкләп бәйлисе, аннан шәлне тагын юып, дөрес итеп киптерәсе була.



– Әниләрдән өйрәнгән һөнәрне кызларыбызга, оныкларыбызга да өйрәтәбез. Бездә беренче сыйныфка барган кыз бала инде шәл читен бәйли белә. Авылыбызга килен булып төшкән кызлар да оста итеп шәл бәйләргә өйрәнә. Шәл генә түгел, кәҗә мамыгыннан оекбашлар, бияләйләр, очпочмаклы шәлләр, шарфлар, башка төрле киемнәр дә бәйлибез, – ди Сания апа. – Бүгенге синтетик синтепоннан тегелгән кием-салым ничек җылытса, шулай ук туңдыра да. Тәнгә җылы, сәламәтлеккә файдалысы – мамык шәл”.



Күгәрчен хуҗабикәләре шәл озак хезмәт итсен өчен аны көядән сакларга куша. Өч литрлы банкага яки исле сабын һәм көяне якын китермәүче башка чаралар, хуш исле үләннәр белән бергә пакетка салып сакларга була. Шәлне юарга туры килсә, башта тарап, бер төрле температурадагы суда юып чайкарга кирәк. Саргайган булса, берничә сәгатькә водород перекисе салынган суда тотарга һәм чайкарга киңәш ителә. Киптергәндә, әлбәттә, шәлне тарттырып киптерү мөһим.

 

фото: Солтан Исхаков.
сылтама: http://intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар