Логотип
Яңалыклар

Казансуның суы агулы

Көннәрнең эссе торуы үсемлекләргә генә түгел, балыкларга да зыян салган икән. Бу хакта бүгенге матбугат конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте. Баксаң, Казансуда балыклар үлә икән. Моның сәбәпчесе, яр буендагы камышлыкларда үсүче суүсемнәр, ди. Быелгы эсселек аларга яраган – артык күбәеп киткәннәр. Менә шушы суүсемнәр, череп, балыклар өчен зарарлы агу бүлеп чыгара икән. Балыкларның кайбер төрләре бу агуга бирешми, ә менә кәрәкә (карась) аңа каршы тора алмаган. Министр урынбасары белдерүенчә, балык күпләп кырылган урын – «Миллениум» күпереннән, өченче транспорт дамбасына кадәрге аралык. Балыктан тыш, су өстендә үлгән үрдәк түшкәләренә дә тап булган экологлар. Аларны җыеп, тикшерергә җибәргәннәр. Яшерен-батырын түгел, Казансу артык чисталыгы белән аерылып тора торган елга түгел. Балыкларның кырылуын да пычрак суга гына сылтап калдырыр идең, мондый хәл республикабызның башка сулыкларында күзәтелә икән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар