Казанның Горький исемендәге ял паркы бу җәйдә ачык һавадагы кинотеатрга әйләнергә тора. Бирегә совет заманында төшерелгән кинолар күрсәтеләчәк. Моны «Киноҗәй» проекты кысаларында тормышка ашыралар.
Җәен һәр пәнҗешәмбе көнендә Горький исемендәге ял паркында яшел чирәмлектә урнаштырылган кинотеатр һәркем өчен ачык булачак. шунысы да игътибарга лаек: фильмнар бушлай күрсәтеләчәк.
Шулай ук бу көннәрдә төрлле күңел ачу чаралары да оештырыла.
Паркта күрсәтеләчәк фильмнар:
25 июнь сәгать 21:30 – «Одиноким предоставляется общежитие», 1983 ел;
2 июль сәгать 21:30 – «Усатый нянь», 1977 ел.;
9 июль сәгать 21:30 – «Человек с бульвара капуцинов», 1987 ел.;
23 июль сәгать 21:30 – «Мимино», 1977 ел.;
30 июль сәгать 21:30 – «Афоня», 1975 ел.;
6 август сәгать 20:30 – «Кин-дза-дза», 1986 ел;
20 август сәгать 20:30 – «Джентльмены удачи», 1971 ел;
27 август сәгать 20:30 – «Иван Васильевич меняет профессию», 1973 ел.
сылтама:
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45617-parkta-sovet-kinolaryi-k%D2%AFrs%D3%99tel%D3%99.html
Комментарий юк