Логотип
Яңалыклар

​Казанның барлык сайлау участоклары да видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган

Татарстан башкаласы РФдагы VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышына видеокүзәтү оештырган  унөч миллионлы шәһәрләрләрнең берсе булды. Шул хактагы карар ТР Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кабул ителгән иде.

ТР Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә,  сайлау барышы һәм тавышлар санауның онлайн-трансляциясе шәһәрнең 415 сайлау участогында оештырылган. Искәрмә булып бары «ябык» участоклар, мәсәлән, сырхауханәләр һәм СИЗОлар гына калган.

Һәр участокта ике камера урнаштырылган. Берсеннән сайлау участогы мәйданы тулаем күренә, икенчесе сайлау урнасына юнәлтелгән (сайлаулар тәмамланган – бюллетеньнәр санала торган урынга). Участоктагы сурәтләр webvyboryedg.ru сайтына трансляцияләнә.

Видеязмаларны сайлау нәтиҗәләре рәсми рәвештә басылып чыкканга кадәр өч ай вакыт саклана.

Искәртеп узабыз: «Татар-информ» агентлыгы «Пирамида» комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгеннән онлайн-трансляция оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карап була.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар