Казанлылар һәм башкала кунакларына «София Гобәйдуллинаның көй галәме» дигән яңа концерт циклы тәкъдим ителә

Киләсе атна шимбә көнне, 24 октябрь кичке 5тә Казан Ратушасының колонналар залында «София Гобәйдуллинаның көй галәме» дигән абонементның өченче сезоны ачыла.
Ул дөньякүләм танылган композиторга 85 яшь тулуга багышлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.Абонементның беренче концерты «Юбиляция» дип атала. Программада –Владимир Тарнопольский (Мәскәү) җитәкчелегендә «Студия новой музыки» ансамбле солистлары чыгышы. Концертта Екатерина Кичигина (сопрано), Станислав Малышев (скрипка), Григорий Кротенко (контрабас), Мона Хаба (фортепиано), Андрей Никитин (бәрмә музыка уен кораллары) чыгыш ясаячак. София Гобәйдуллинаның контрабас һәм фортепиано өчен язган беренче әсәрләре – «Пантомима» һәм «Фацелия» вокал циклы, шулай ук композиторның соңрак иҗат иткән әсәрләре дә яңгыраячак.
«София Гобәйдуллинаның көй галәме» дигән абонементның өченче сезонында халыкара конкурста Гран-при яулаган Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» камера оркестры – концертның алыштыргысыз кунаклары. Бу юлы оркестр скрипка һәм камера оркестры өчен эстон композиторы Арво Пяртанның «Fratres» («Братья») һәм София Гобәйдуллинаның «Concordanza» («Согласие») әсәрен башкарачак.
Концертта Мәскәүнең яшь композиторы һәм виолончель остасы, Россия композиторлар союзының яшьләр бүлекчәсе җитәкчесе Ярослав Судзиловский катнаша.
Кичә программасында «Мәхәббәт йолдызлыгы астында. София Гобәйдуллина Казанда» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтеләчәк. Әлеге фильм 2015 елгы XI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, Казан Мэры призына ия булды.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/12/114470/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.