Логотип
Яңалыклар

Казанга «Париж сезоннары» килә

Казанның «Мир» кинотеатрында кыска метражлы француз фильмнары фестивале бара. «Париж сезоннары» дип исемләнгән фестиваль, Татарстан башкаласында беренче тапкыр буларак, Россия буйлап зур тур кысаларында үткәрелә.

Фестиваль үзе 4 программадан гыйбарәт: анда барлыгы 25 кинокартина урын алган. Әлеге фильмнар Париждагы «Кыска метражлы фильмнар йорты», «UniFrance»ның мәдәният министрлыгы тарафыннан сайлап алынган. Тамашачыларга «ESRA» киномәктәбе фильмнары да тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең максаты — француз режиссерларының гына түгел, башка илләрдә туып үскән, хәзер Парижда яшәүче режиссерларның да эшләрен дөньяга күрсәтү.

«Париж сезоннары» фестивале төрле милләт режиссерларын бер тема — Париж тирәсенә туплый. «Фильмнар Париж тормышының төрле социаль яссылыкларда чагылдыра. Тамашачылар бу каланың бүгенгесен күрә алачак, анда яшәүчеләр тормышы белән, үз яшәешләренең, хыялларының, омтылышларының охшаш якларын табачак», - дип вәгъдә бирә фестивальне гамәлгә куючы һәм генераль директоры Марианна Ланская.

«Париж сезоннары» фестиваленә 4 ел элек нигез салынган. Ул ел саен Санкт-Петербург шәһәрендә уздырыла. Анда тәкъдим ителәчәк фильмнар француз телендә булып, рус телендәге субтитрлар белән күрсәтеләчәк.

Фестивальнең программасы белән «Мир» кинотеатры сайтында (http://www.kinoteatr-mir.ru) танышырга мөмкин. Билет бәясе 200 сум.

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/10/112296/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар