"Мин яраткан Мәскәү" онлайн-конкурсы Мәскәүнең Милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туризм департаменты тарафыннан, 2015 елда РФ төбәкләрендә Мәскәү көннәрен үткәрү кысаларында оештырылды. Конкурста Россиянең биш төбәгендә яшәүчеләр катнашты. 25 сентябрьдән 26 октябрьгә кадәр ул Татарстан халкы өчен узды. Барлыгы 400дән артык эш тәкъдим ителгән иде.
Конкурс кысаларында җиңүчеләр һәм призерлар биш категориядә билгеләнде: "Мәскәүне яса" (10-15 яшьлек катнашучылар өчен рәсемнәр конкурсы), #ДниМосквы (7 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр өчен хэштеглы фотоконкурс), "Мәскәү турында шигырьләр" (7 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр өчен шигъри конкурс), "Мәскәү тарихлары" (12 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр өчен викторина) һәм ММЧ өчен конкурс.
Җиңүчеләргә Мәскәүгә экскурсия өчен ике кешелек 15 юллама бүләк ителде, дип хәбр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/30/115099/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк