Логотип
Яңалыклар

Казанда «Кунакчыллык йолдызлары»н сайламакчылар

Казанда туризм индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык муниципаль конкурсы игълан ителде.
Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм Казанның туризм предприятиеләре арасында хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерү максаты белән оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге түбәндәге номинацияләр буенча иң яхшы хезмәткәрләр сайланачак:

«Кунакханәнең иң яхшы администраторы»;
«Иң яхшы җыештыручы»;
«Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер»;
«Иң яхшы гид-экскурсовод»;
«Иң яхшы официант»;
«Иң яхшы бармен».

Конкурсның нигезләмәсе һәм анкета-гариза биредә урнаштырылган. Катнашу өчен гаризалар 20 октябрьгә кадәр http://Varvara.Lebedeva@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 292-35-67 телефон номеры буенча белешеп була, дип хәбәр итә Казан каласы Башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты мэрия сайты аша.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/07/114353/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар