Логотип
Яңалыклар

Казанда “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага конференция була

28 октябрь көнне иртәнге 10да, ТР Халыклар дуслыгы йортында “Күп мәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага төбәкара конференция һәм мәктәп укучыларының РФ халыклары телләрендә укулары була.

Идел буе төбәкләреннән мәктәп укучылары чарага берничә ай кала алдан әзерләнгән. Алар татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мари телләрендә тикшеренү эшләрен Казанга җибәргән. Конференциянең йомгаклау өлешенә узганнары проектларын туган телләрендә яклаячак.

Былтыр сайлап алу комиссиясе хозурына 400ләп хезмәт тәкъдим ителеп, шулардан 88е финалга чыккан. Быел исә гаризалар саны 2 тапкырга күбрәк булган, 600ләп чамасы эш кабул ителгән, 94е йомгаклау өлешенә үткән.

Катнашучыларның эшләрен филологлар белән беррәттән Татарстан халыклары ассамблеясы милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре бәяләгән. Алар тәкъдим ителгән хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм географик киңлеген билгеләп узган. Иң яхшы дип табылган 50 эш конференциягә махсус чыгарылган җыентыкка кертелгән.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/27/114969/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар