Логотип
Яңалыклар

Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митингка 7 меңнән артык кеше җыелды

Бүген Казанның Үзәк стадионы янында Меңьеллык мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт узды. Чараны ТР "Ватан" берләшмәсе" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм ТР Мөстәкыйльлекне үстерү үзәге оештырды.

Митингка 7,5 меңләп кеше җыелды, анда иҗтимагый хәрәкәт, яшьләр оешмалары, партия һәм хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты. Катнашучылар чыгышлары популяр башкаручылар һәм коллективлар чыгышлары белән чиратлашып барды.

"Без барыбыз да төрле халыклардан һәм мәдәниятебез төрле, әмма без - бердәм. Безнең бердәмлек - ул күптөрле бердәмлек. Биредәге бар кешене зур хис - мәхәббәт, горурлык һәм җаваплылык хисе берләштерүенә ышанам. Татарстан Республикасының һәм бөек илнең бер өлеше булу җаваплылык", - диде "Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый фонды башкаручы директоры Тимур Сөләйманов.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, халыклар бердәмлеге - Россиянең мөһим кыйммәте, ә, вакыт узу белән, Халыклар бердәмлеге көне илнең төп бәйрәме булачак.

Митингта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин чыгыш ясады. Ул бирегә җыелучыларга бәйрәмнең тарихи чыганакларын искәртте. XVII гасыр башында Түбән Новгородта формалашкан Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин җитәкчелегендәге ополчение Мәскәүдән поляк интервентларын куып җибәргән. Бу вакыйгага Россия халыклары бердәмлеге белән ирешелгән, дип ассызыклады Сидякин.

Бүген Меңьеллык мәйданында меңләгән казанлы җыелды. Бу чагыштырмача яңа бәйрәмнең елдан-ел ил өчен әһәмияте булуына шатланам. Бүген без бигрәк тә Россия һәрвакыт дан тоткан бердәмлек, бай мәдәният һәм илебез тарихы, конфессияара килешү өчен горурлык тоярга тиешбез", - диде "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/04/115228/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар