Яңалыклар
Казанда КФУның Күзәтү советы утырышы узды
29 апрель көнне Казанда КФУның яңартылган Күзәтү составының беренче утырышы узды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан Мэры Илсур Метшин, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башкалар катнаштылар.
Утырышта Д. Ливанов билгеләп үткәнчә, Казан (Идел буе) федераль университеты илебезнең алдынгы югары уку йортларының берсе булып тора. Совет әгъзалары университет үсеше стратегиясе белән бәйле булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, агымдагы елга эш планын һәм башка мәьсәләләрне карадылар, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында. Утырышта шулай ук КФУның Күзәтү советы рәисе билгеләнде. Әлеге вазыйфа РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк