25-26 ноябрьдә Казан федераль университеты базасында «Державин укулары» дип аталган XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Анда 400 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында юристлар гына түгел, танылган филологлар да булачак. Конференция программасы 12 түгәрәк өстәлдән гыйбарәт. Чараның максаты – закон чыгару өлкәсендәге һәм филология белән бәйле көнүзәк проблемаларны ачыклау, аларны хәл итү юлларын эзләү. Тагын шунысы да мөһим – мондый очрашулар төрле оешма һәм вузларның үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәвенә этәргеч бирә. Фәнни-гамәли чараның Казанда узуы да очраклы гына түгел. Беренчедән, Татарстан – атаклы шагыйрь Гавриил Державинның туып-үскән төбәге; икенчедән, Казан федераль университеты Россиянең иң борынгы уку йортларының берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк