Казанда балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисе билгеләнде

Бүген Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисе тәкъдим ителде. Әлеге вазифага элек комитет рәисе урынбасары булган Айрат Фәизов билгеләнде.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, әлеге вазифага 91 кандидат дәгъва кылган булган. Конкурс үткәрелгән беренче атнада гына да 50 кеше гариза биргән. Финал этабына 6 кеше чыккан. Ахырда 4 кандидат арасыннан рәис сайланган."Сайлау авыр булды, кандидатларның барысы да лаеклы иде. Җаваплылыкны үз өсләренә алырга әзер яшь лидерлар күп булуы сөендерде. Алар конкурска вазифа өчен түгел, ә Татарстан башкласында яшьләр сәясәтен җитәкләргә теләп һәм кызыклы фикерләр белән килде, - дип билгеләп үтте мэр. Аның сүзләренчә, оттыручылар юк. - Дәгъва кылучыларның потенциалы файдаланылачак. Алар үзләрен теге яки бу юнәлешләрдә күрсәтә ала", - диде ул.
И.Метшин улай ук Казанда туристлыкка үстерүгә ярдәм итү комитеты рәисе һәм шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы вакантлы вазифаларына да конкурс ачылу турында әйтеп узды.
Казан мэриясенең Twitterдагы рәсми микроблогында хәбәр ителгәнчә, балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисе программасы белән faizov.com сайтында танышырга мөмкин.
http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.