Казанда «Алтын Урда» фильмын тәкъдим иттеләр

Продюсер Рубен Дишдишян әйтүенчә, 16 сериядән торган әлеге фильм февраль-март айларында Беренче каналдан күрсәтеләчәк.

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Алтын Урда» фильмын тамашачыга тәкъдим иттеләр. «Родина» кинотеатрының залы шыгрым тулды, күпләр керә дә алмый калды. Трейлерны караганнан соң, фильмның продюсеры Рубен Дишдишянга һәм төп рольләрнең берсен уйнаган Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинага сораулар яуды.

Фильм Беренче канал заказы буенча эшләнгән. «Сценарий өч ел дәвамында язылды. Бер ел төшердек. Хәзер монтаж эшләре бара. Бу – бик масштаблы картина. Россия телевидениесендә мондый проектлар бик аз. Шуңа күрә «Алтын Урда» кино сәнгате өчен зур вакыйга булыр дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Рубен Дишдишян. Әсәрнең исеменә Алтын Урданы чыгаруны ул болай дип аңлатты: «Мин тумышым белән Казаннан, әнием – татар. Аның күңелен күрердәй бер картина төшерәсем килеп йөри идем. Беренче каналга эләгәсең килә икән, аларның таләпләрен үтәргә тиешсең. Канал җитәкчелеге белән киңәшләштек тә, фильмда Алтын Урда һәм Русь темалары чагылыш табарга тиеш дигән фикергә килдек». Тик фильм тарихи вакыйгаларга нигезләнмәгән – бу фикер «Алтын Урда»ны тәкъдим итү барышында берничә тапкыр яңгырады. Авторлар әлеге картинаның кеше мөнәсәбәтләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык турында булуын, сюжетының да уйдырма икәнлеген ассызыклап китте. «Алтын Урда» төрекләр төшергән «Великолепның век» һәм Американың «Игра престолов» сериаллары белән чагыштырылды. Сүз уңаеннан, Рубен Дишдишян әйтүенчә, хәзерге вакытта алар «Великолепның век» авторлары белән сөйләшүләр алып бара. Төрекләр «Алтын Урда» фильмының киләчәге бик өметле булуын әйткән.
«Алтын Урда» 16 сериядән торачак. Һәм ул киләсе язда ук экранга чыгар дип ниятләнә. Сериал уңышка ирешсә, аны фильм итеп тә эшләргә ниятлиләр. Рубен Дишдишян тагын бер серне дә ачты: төшерү командасы «Алтын Урда»ның дәвамын да яза башлаган инде. Беренче фильм тамашачы тарафыннан хупланса, дәвамын төшерү нияте дә бар.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7844
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5268
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2209
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4095
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату