Логотип
Яңалыклар

“Казан. Кинематограф. Гасырдан - гасырга” күргәзмәсе ачыла

Кинематограф тарихы һәм үсеше турында ике зур экранда бәян ителә, тарихи экспонатлар куела

 
Бүген сәгать көндезге 3тә “Казан Кремле” музей-тыюлыгындагы “Манеж” күргәзмә залында “Казан. Кинематограф. Гасырдан - гасырга” күргәзмәсе ачыла. Чара Россия киносы елына багышлана.
Ике зур экранда, ә аның берсе Казанның беренче кинотеатры стиленда эшләнгән, анда дөнья һәм илебез кино сәнгате ясаган беренче адымнар шәрехләнә, икенчесе заманчарак булып, анысында Татарстан һәм дөнья киноиндустриясенең сайлап алынган үрнәкләре күрсәтелә. Татарстанда кино сәнгате үсеше юнәлеше, кинематографистлар буыны дәвамчылыгы, иске һәм яңа технологияләр багланышы Казан Киностудиясе, “Татаркино” учреждениесе, хосусый күчмә музей коллекционерлары биргән кинопроекторлар, тавыш яздыру җайланмалары, борынгы фотолар һәм видеокамералар, яктырткычлар кебек әйберләрдә чагылыш таба. Шулай ук ТР Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивы, ТР Милли архивы, “Татаркино” ДБМУ тарафыннан иске афишалар, фотографияләр, тарихи документлар, документаль һәм нәфис фильмнар тәкъдим ителә, алар исә Казанның революциягә кадәрге кинотеатры тамашачысы яки кинофестивальдә катнашучы итеп тоярлык итә.
“Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, күргәзмә татар киносы үсешенең этапларын барларга, милли кино сәнгатенең үзенчәлекләре турында күзалларга, үткән тарих атмосферасына чумарга һәм киләчәктә үзебезнең кинематограф үсешенең актуальлеген аңларга ярдәм итәчәк.


сылтама: http://tatar-infarom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар