Логотип
Яңалыклар

Казан федераль университетында математика укытучыларын татар телендә әзерли башлаячаклар

Казан федераль университетында математика һәм тагын берничә предмет укытучыларын татар телендә әзерли башлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.

Милли кадрларны әзерләү турындагы сорауга җавабында ректор БДИның рус телендә бирелгәнлеген искәртте. Хәтта татар филологиясе бүлегенә укырга керүчеләргә дә рус теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри.

“Нәрсә беренчел – телме яисә предметмы? Бу хакта хәзер белгечләр еш бәхәсләшә. Нәрсәнең кирәгрәк булуыннан чыгып фикерләү мөһим. Без бүген эшлекле төркем оештырдык, без математика һәм башка фәннәр укытучыларын татар телендә әзерләячәкбез. Әмма әзерләү нинди дәрәҗәдә булыр? Бу сорауны без хәл итәргә тиеш, – диде Гафуров. – Без бу мәсьәләне матбугаттагы бәхәсләрдән соң гына хәл итә башламадык, узган елларда да бу хакта фикер алыша идек. Безгә университеттагы норматив документларын берләштерергә кирәк. Хәл ителәсе сораулар бар – без мондый белгечләрне өченче курстан башлап әзерләргә тиешме? Ничә кеше язылыр? Ә берәү дә язылмаса?”

КФУ ректоры ассызыклаганча, абитуриентларны кабул иткәндә аларның татар, инглиз, рус телен белүләренә түгел, ә белем дәрәҗәсенә караячаклар. “Без милләтләре буенча кабул итә алмыйбыз. Илебезнең закон чыгара торган норматив базасы шундый”, - диде ул.

Илшат Гафуров Идел буе округындагы халыкларның бөтен телләрендә дә белгечләр әзерләү мөмкин хәл түгел икәнлеген дә искәртте. “Әгәр ул телләр киң кулланылышта булып, мәсәлән, удмуртлар я безнең республика: “Безгә татар телендә математика укытырлык 100 кеше кирәк”, - дисә, – анысы башка мәсьәлә. Ул очракта милләтенә карамастан барысы да укырга керер иде дә, без алардан “Кайсыгызның математиканы татар телендә укыйсы килә?” - дип сорар идек. Әгәр алар 100 кеше булса – әйбәт, әгәр 20 кеше булса да начар түгел. Без: “Ярар, алайса сезнең өчен төркем оештырабыз”, - дияр идек”, - дип аңлатты ректор. Яисә, аның сүзләренчә, бу очракта кемнеңдер түләүле заказы булырга тиеш: әгәр, мәсәлән, Татарстан республикасы ики Удмуртиягә үз телләрендә белгечләр кирәк икән, алар заказ бирергә тиеш.

“Шул рәвешле без журналистларны да татар телендә дә, удмурт телендә дә, инглиз телендә дә әзерли алыр идек. Әмма бу – РФ субъекты прерогативасы. Ә без БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәбез. Без милләте буенча кабул итәргә тиеш әллә?” – дип билгеләп үтте ректор.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар