Иртәгә Казан, Чаллы һәм ТР районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Традицион шимбә ярминкәләре ноябрь бәйрәмнәре белән бәйле рәвештә үзгәреш кичерде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда ярминкәләр 8 мәйданчыкта уза. Шул ук көнне Чаллыда өч мәйданчыкта ярминкәләр оештырылачак.
Яшел Үзән муниципаль районында Октябрь бистәсендә "Яңа Тура" технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы продукцияләре сәүдәсе ачылачак.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/05/115254/
Комментарий юк