Кайсы вузга керер өчен ничә балл кирәк? (ИСЕМЛЕК)

20 июньдә республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясен ачык дип игълан итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын инде тапшырып бетерде инде. Әмма нәтиҗәләр күпчелек предметлар буенча әле билгеле түгел. Шуңа да егет-кызлар дулкынлану белән балларын игълан иткәнне көтә. Билгеле, аларның күпчелеге Казандагы югары уку йортларына керергә исәп тота.
Казан федераль университеты
КФУда быел гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннар киметелгән. Беренче чиратта, бу юриспруденция, икътисад, менеджмент юнәлешләренә кагыла. Юрфакка түләүсез урыннар 40 %ка киметелгән, икътисадчыларны 5,7 тапкырга азрак санда кабул итәчәкләр, менеджерларга да сорау кимегән: бюджетка кабул итү саннары 4 тапкырга азайтылган. Вузның беренче проректоры Рияз Минзарипов сүзләренчә, бу – ил күләмендә алып барыла торган сәясәт. Аның каравы, бүген ихтыяҗлы булган инженер-техник белгечлекләргә урыннар бераз арткан.Гомумән алганда, КФУга 5316 бюджет урының бүленгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк. Әмма бакалавриат программалары буенча бюджет урыннары саны 167гә киметелгән. Үсеш исә магистратура программаларына кабул итүгә күзәтелә – урыннар саны 218гә арткан.
2015 елда КФУга керүчеләрнең уртача баллы 76,4 булган
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ
Бу вузда бюджет урыннары ел саен, күпкә булмаса да, арта бара. Абитуриентларның да социогуманитар юнәлешләрдән табигый фәннәргә таба йөз белән борылуы күзәтелә. Әлеге уку йортының ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, соңгы 3 елда КАИга гариза тапшыручылар саны 20-23 процентка арткан.- Ил күләмендә күзәтелгән системалы өтенлекләр үзгәрешен без ачык күрәбез. Һәм бу дөрестер дә. 90 еллларда социогуманитар һәм техник юнәлешләр арасында дисбаланс барлыкка килде. Хәзер барысы да үз урынына кайта бара, – ди КАИ ректоры.
Быел Казан илкүләм тикшеренү техник университетында 1719 бюджет урыны исәпләнә.
2015 елда КАИга керүчеләрнең уртача баллы 68 булган
Казан дәүләт энергетика университеты
Соңгы 4 елда гына да әлеге вузга кабул итү саннары 37 процентка арткан. Быел 774 бакалавриат и 440 магистратура урыны каралган. КДЭУны тәмамлаучыларның 100 проценты эшкә урнаша – нәкъ менә бу билгесе әлеге уку йортының төп горурлыгы булып тора. Вуз даими рәвештә белем бирүнең сыйфатын үстерү юнәлешендә эшли – студентлар заманча лабораторияләрдә өйрәнүләр уза ала. 80 процент студентлар биредә — башка шәһәрләрдән килүчеләр. Шуңа да аларны мөмкин кадәр уңайлы яшәү урыны белән тәэмин итү шулай ук мөһим фактор.– Безнең вузда белем алучыларга тулай торакта 2000гә якын урын исәпләнгән. Быел менә бер тулай торакта капиталь төзекләндерү бара. Һәм безнең студентларыбыз тулысынча уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителәчәк, – дип белдерде КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.
2015 елда КДЭУга керүчеләрнең уртача баллы – 64,6
Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИ
КХТИ шулай ук соңгы елларда бюджет урыннарын арттыруга ирешкән. Быел вузга 4365 бюджет урыны бүлеп бирелгән: 2201е – бакалавриат, 159ы – специалитет, тагын 2005е магистратура программаларына. Уку йорты предприятиеләр белән тыгыз эшли. Яхшы элемтәләр «Газпром», «Лукойл», «Татнефть», «Амоний» компанияләре белән җайланган. Моның белән бәйле рәвештә студентларның өстәмә стипендияләр алу мөмкинлеге бар.2015 елда КХТИга керүчеләрнең уртача баллы – 62,1
Казан дәүләт медицина университеты
Быел КДМУда 2100 бюджет урыны каралган: 1,2 меңе – бакалавриат һәм специалитет, калганнары – интернатура, ординатура, аспиратура программалары буенча. Әлеге вузның төп үзенчәлеге – максатчан кабул итүнең югары дәрәҗәдә булуы. Специалитет программалары буенча, әйтик, 65 процент студентлар алына. Интернатура программасы буенча максатчан кабул итү 100 процент тәшкил итә.Вузга урта махсус белем бирү йортларын (медицина көллият һәм техникумнарын) тәмамлаучыларны җәлеп итү буенча җитди эш алып барыла. Алар арасында аерым имтихан уздыру гадәткә кереп бара.
2015 елда КДМУга керүчеләрнең уртача баллы – 85,2
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
КДАТУ быел 749 студент җыя алачак. Бюджет урыннары саны бу вузда күп еллар үзгәрешсез диярлек кала. Вуз аңлы рәвештә филиаллар, яңа юнәлешләр ачудан баш тарта. Шул рәвешле КДАТУга ел саен югары конкурс саклана. Уку йортының ректоры Рәшит Низамов сүзләренчә, вуз республикабызга кирәкле булган кадәрле генә белгечләр әзерли, студентларына иң сыйфатлы белем бирә.2015 елда КДАТУга керүчеләрнең уртача баллы - 72,8
Казан дәүләт аграр университет
Кабул итү 16 бакалавриат юнәлеше, 9 магистратура юнәлеше буенча алып барыла. Бюджет урыннары узган елдагы дәрәҗәдә калган: 395 студентны – көндезге бүлеккә, 326 студентны читтән торып ук бүлегенә кабул итәчәкләр.2015 елда КДАУга керүчеләрнең уртача баллы – 60,8
Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе
Бу вузга бюджет урыннары күп түгел. Узган елда академия 350 абитуриентны алса, быел кабул итү саннары 10 процентка арткан – 385 кешене җыячак. Берникадәр үсеш санкцияләр һәм импортны үзебездә җитештерелгән белән алмаштыру ихтыяҗы белән бәйле. Студентларның шактый өлеше максатчан кабул ителә – аларга 10 мең күләмендә өстәмә стипендиялр түләнә. Биредә белем алучылар 100 процент тулай торак белән тәэмин ителгән.2015 елда КДВМАга керүчеләрнең уртача баллы – 50,3
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.